Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Алтынчәч” Казансуга чума


Казанда метро төзелеше
Казанда метро төзелеше

Дүшәмбе “Алтынчәч” җир казу комплексы Казан метрополитенының булачак “Кәҗә бистәсе” тукталышы ягыннан Кирмәнгә таба уң тонельне казуга кереште.

Казанда метро төзү тарихы элекке заманнарга барып тоташа. Аны Хрущев вакытындагы йомшару сәясәте вакытында да, Горбачевның яңартып төзү, Ельцин демократиясендә дә төзергә омтылыш була. Шуңа күрә Казан халкы моңа әллә ни аһәмият бирмичә, инде тәмам башкалада метроның төзелүенә шикләне карый иде, ди бу чорда яшәүчеләр.

Ниһаять, меңеллыкка кечкенә генә булса да, метро төзелде. Хәзер инде елдан - ел аны киңәйтү эше бара. Башка зур-зур шәһәрләрдә метро бик кадерле нәрсә булса, әйтик, Мәскәүдә меңләгән кеше ярты көнгә сузылган бөкеләрдә машиналарын калдырып метро белән бара, Казанда бу транспорт белән әллә күпме кеше йөрми. Белгечләр әйтүенчә кышын күбрәк йөргәннәр, салкында, автобуслары да сирәгрәк йөри, шуңа күрә метро уңайлырак, хәзер исә, җәй башлану белән күпләр үз машиналарын алып чыга.
Белгечләр даирәсендә исә метро кулай транспорт дип санала. Сәгатенә ул 40 меңгә кадәр кешене алып бара ала. Әмма аның төзелеше генә кыйбатка баса, 1 киллометр юлы якынча 17 миллион сумга төшә.
Бүгенге көндә Казанда 5 метро станциясе бар. Якын елларда тагын икесе ачылырга тора. Бу “Каҗә бистәсе” һәм “Җиңү проспекты” тукталышлары. Шушы көннәрдә метро төзүчеләр зурлап, Казансу астыннан метроның икенче тармаган төзи башлауны игълан итте. Аларга Казансу төбеннән 9 мерт түбәнрәк ике киллометрга якын куыш ясап чыгарга туры киләчәк. “Алтынчәч” комплексы быелның 5 мартында ике тукталыш арасында сул тоннельне казыган иде инде. Франция ширкәте җитештергән 100 метрлы “Алтынчәч” җир казу комплексы, былтыр бу эшләрне башкарган өчен ике йолддыз алган иде, хәзер ул өченче йолдыз артыннан кузгалды, дип әйткән Казан хакимияте башлыгы Илсур Метшин. Аның фикеренчә, тагын ике яңа станция ачылса метро Үзәк районны, Мәскәү һәм Идел буе районнары белән бәйли, шунлыйктан метро белән кулланучылар саны күпкә артачак.
Башкалада метро төзелешенә киткән чыгымнарга килгәндә, “Казан метро төзелеше” ширкәте башлыгы Марат Рәхимов 2005 елга бу максатларда 9 миллиардка якын акча тотылганлыгын әйткән. Казансу астыннан үтүче бу юл өчен, Татарстан бюджетыннан 500, федераль бюджеттан якынча 600 миллион сум бүленгән.
Шәһәр җитәкчелеге җиң сызганып метро төзелеше эшен алып барса да, кайбер зыялылар метро тукталышлары исемнәре турында уйлана. Казан кирмәне тукталышыннан соң, Кәҗә бистәсе берничек тә килә алмый, алар фикеренчә, һәм бу исемне алмаштырырга кирәк. Бу фикерләр Казан хакимияте башлыгы Илсур Метшинга да барып җиткән, күрәсен. Бу уңайдан биргән әңгәмәсендә ул Кәчә бистәсе бу әле тукталышның эш барышындагы исеме генә. Киләчәктә бәлки ул Энергетика университеты, Мәскәү районы тукталышы булырга мөмкин. Әмма бүгенге көндә әле “Кәҗә бистәсе” булып кала, дигән.
XS
SM
MD
LG