Сербиянең Blic газеты Сербия демократик партиясе белән элекке президент Слободан Милошевичның социалситлары хөкүмәт төзүгә якынлашты дип белдерә.
Газета Европага йөз тотучы көчләрне берләштергән демократик партия җитәкчесе, Сербия президенты Борис Тадич белән Социалист партия җитәкчесе Ивица Дачич арасындагы сөйләшүләрдән соң килешү инде әзер диярлек дип белдерә.
Газета ике партиядәге югары рәсмиләргә таянып бу килешү җәмәгатчелеккә бары тик парламент сайлау нәтиҗәләре рәсми расланганнан соң гына игълан ителәчәк дип хәбәр итә.