Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либан хөкүмәте Хизбуллага каршы карарларыннан кайта


Либан хөкүмәте сугышчан шыгый Хизбулла төркеменә каршы берничә көнлек бәрелешләргә сәбәп булган 2 карарыннан кире кайтты.

Көнбатыш яклавындагы хөкүмәт бу адым илкүләм бердәмлек хакына ясала дип белдерде.

Хөкүмәт Хизбулланың хосусый телефон челтәрен япкан һәм һава аланы иминлек хезмәтенең Хизбуллага бәйле саналган җитәкчесен эшеннән алган иде. Бу карарлар гамәлдән чыгарылды.

Ул арада АКШ җитәкчелеге Либанда мәзһәбара бәрелешләр көчәю сәбәпле бу илнең гаскәрләренә ярдамен тизләтәчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG