Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран эчке эшләр министры вазыйфасыннан алынды


Иранның рәсми "Иран" газеты язуынча, президент Мәхмүт Әхмәдиниҗат эчке эшләр министры Мостафа Пур Мөхәммәдине эшеннән алган.

Аның урынына министр вазыйфаларын башкаручы итеп Мәһди Һашеми куелган.

Газета бу гамәлнең сәбәпләрен аңлатмый.

Франциянең Франц Пресс агентлыгы бу Әхмәдиниҗатның 3 еллык җитәкчелеге чорында хөкүмәттә булган тугызынчы алмашыну дип хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG