Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай президенты зилзилә кичергән Сычуан өлкәсенә килде


Кытай президенты Һу Дзинтао көчле җир тетрәүдән зур зарар күргәннәнрнең кайгысын уртаклашу һәм ярдәм-коткару эшләре барышын тикшерү өчен Сычуан өлкәсенә килде.

Синһуа агентлыгы хәбәр итүенчә, җомга иртән Мияньяң шәһәренә килгән Һу коткару эшләрендә катнашучы 130 меңләп хәрбиләрнең кайберләре белән дә очрашачак.

Расланган мәгълуматларга караганда, җир тетрәүдән үлгәннәр саны 22 меңнән артып киткән.

Әмма хакимиятләр корбаннар саны 2 мәртәбәдән дә күбрәк булырга мөмкин дип исәпли.
XS
SM
MD
LG