Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гали халкының булдыклылыгы динлелегенә бәйләнгән

Әңгәмәбез халыкны эшле иткән “Хәләл” фирмасы җитәкчесе Расих әфәнде Латыпов белән.

Самардан иң ерак авылларның берсе – ул Гали авылы. Бәлки ул аның әле бәхетедер дә. Самарга якын булса, барчасы да калага күчеп бетәрләр иде. Бүгенге көндә авыллар мөшкел хәлдә. Күп җирләрдә җирләр сөрелми, терлекчелек фермалары таркалган, авыл халкы эшсез. Гали авылында бу проблемалар юк. Гали авылында йортлар тулы терлек-туар, кырлар сөрелгән, чәчелгән. Халыкны эшле иткән адәм – ул “Хәләл” фирмасы җитәкчесе Расих әфәнде Латыпов. Әңгәмәбез Мөҗәһит улы Расих Латыпов белән:

-Расих әфәнде, Гали авылының бәрәкәтлеге кайдан килә дип саныйсыз?

-Гали халкының булдыклылыгы динлелегенә бәйләнгән. Авылыбызда өч мәчет. Һәр көнне өч мәчет манарасыннан биш вакыт азан яңгырый. Мәдрәсә эшли. Хәләл ризыкларны күпләп җитештерәбез.

-Сезнең предприятиедә ничә кеше эшли һәм кайдан ит табып бетерәсез?

Эшкәртелергә киткән итнең 80%-н Гали халкыннан җыябыз. Цехларда 50 кеше эшли, шуның өстенә җыештыручылар, җыючылар эшли бит әле.

-Димәк кешеләр Самар базарларына ит ташып аптырамый?

-Әйе, бу халыкны бик күп мәшәкатьләрдән коткара. Аннары бит әле күрше татар авылларыннан да ит китерәләр. Мансур, Мәчәләй үзләренең мөселманча чалган итләрен “Хәләл” фирмасына китерәләр.

-“Хәләл” ничә елдан бирле үзенең хәләл ризыклары белән куандыра?

-Самар өлкәсе мөселманнары соравы буенча хәләл ризык җитештерүне 2003 елны башлап җибәрдек. Россиядә иң беренче булып хәләл ризыкларны без – Галиләр җитештерә башладык.

-Колбасаның ничә проценты ат итеннән ясала?

-Колбасаның 80%-ы ат итеннән ясала, 20%-ы сыер итеннән, чөнки Кавказ мөселманнары ат итен ашамыйлар.

-Атларны кем үстерә?

-Галидә үстерәләр. Чит төбәкләрдән алып кайтып симертәләр. Үзебезнең фабрикада да атлар симертәбез.

-Галидә “эшсезлек” дигән замана чире бармы?
-Андыйлар юк. Кайсысы терлек-туар үрчетә. Җиде йөз йортның 250-се теплица тота. Ел әйләнәсенә яшел кыяр, кызыл помидор үстереп саталар. Колхоз таркалды дип елап утырмыйлар. Җирләр дә сөрелә, чәчелә, урыла. Ирләребез алтын куллы, хатыннарыбыз мактап бетермәслек. Иң уңган киленнәр безнең Галидә.

Шамил Баһаутдин, Самар.

XS
SM
MD
LG