Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым татарлары матәм чаралары уздыра


Бүген кырым татарлары өчен кайгылы көн - аларның Кырымнан сөргенгә җибәрелүенә 64 ел була.
1944нче елны Советлар берлеге җитәкчесе Сталин Кырым татарларын Урта Азиягә җибәрү турында карар чыгара. Кырым татарларын фашистлар белән хезмәттәшлектә гаеплиләр. Төрле мәгълүматларга караганда, 180-190 меңләп кырым татарлары үз җирләреннән куыла. Бары 1980нче еллар азагы һәм 1990 еллар башында гына алар кире үз җирләренә кайтырга мөмкинлек алды.
1993 елдан бирле 18 майда Кырымда сөргенгә җибәрелүне искә алып матәм чаралары уздырыла. Бүген Симферопольдә Ленин үзәгендә үткән митингка 4 меңләп кеше чыккан. "Новый регион" хәбәр итүенчә, алар җир бүлүне, кырым татар телен дәүләт теле итүне сорап шигарьләр күтәргәннәр.





XS
SM
MD
LG