Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәпне тәмамлау кыйммәткә төшәме?


Омскийда соңгы кыңгырау
Омскийда соңгы кыңгырау

Омски өлкәсендә мәктәп тәмамлаучы 11 меңнән артык укучы өчен соңгы кыңгырау чылтырады.


“Соңгы кыңгырау” Омскиның 14-нче санлы гомүм белем мәктәбендә дә чылтырады. Тыңлаучылар хәтерләсә, бу мәктәп, анда эшләгән татар теле факультативы, үткәрелгән ачык дәресләр һәм башка кайбер чаралар хакында “Азатлык” радиосында да хәбәр булганы бар. Әмма бүгенге көндә биредә татар теле дәресләре бирелми, илдә милли белем бирү турында канун үзгәргәннән соң, узган елны 1998 елдан бирле эшләп килгән татар теле факультативы ябылды.
14-нче мәктәпне быел 25 укучы тәмамлый. Омскиның башка мәктәпләрендә кебек, бу мәктәптә дә “Соңгы кыңгырау” бәйрәм рәвешендә күркәм узды. Укучылар да, укытучылар да чарадан кәнагать иделәр. Ә баласы мәктәпне тәмамлау ата-ана өчен бәйрәмме, нинди рухи һәм матди чыгымнар таләп итә ул? Бу сорауларны татар теле факультативында шөгыльләнгән Ришат Әхмәровның әнисе Гөлсимә ханыма юлладык.
Гөлсимә ханым сүзләренчә, баласы мәктәпне тәмамлаганда ата-ана кесәсеннән фотоальбом, төрле бүләкләр, мәктәпне бизәү чаралары, чыгарылыш кичәсе, имтихан вакытында тукландыру, кием-салым һәм башка төрле күп кенә чыгымнар өчен 20 мең рубльдән артык акча сарыф итәргә туры килә. “Мәктәпнең төрле кирәк-яракларын булдыру да ата-ана җилкәсенә төшә,” - ди Гөлсимә ханым. Ул 14-нче санлы мәктәпнең лецензиясез эшләвен һәм лецензиянең “Соңгы кыңгырау” көнендә генә бирелүе турында да әйтеп узды.
Аның сүзләренчә, мәктәпнең лецензиясен булдыру чыгымнары асылда ата-ана җилкәсенә төшкән. “Төрле кабинетларга җиһазлар сатып алу, санузелларның җайланмаларын яңарту, тәрәзәләргә пәрдәләр булдыру, буяулар сатып алу һәм башка кирәк-яраклар өчен дәүләттән акча бөтенләй диярлек бирелми, - ди ул. Мәктәп кирәк-яраклары өчен дә акчаны әти-әниләрдән җыялар,” - ди Гөлсимә ханым.
Гөлсимә ханым баласы мәктәпне тәмамлаган вакытта тотылган чыгымнарның шактый күп булуы хакында сөйләде. Ә баланың белемен дәвам итү өчен тагын күпме акча тотарга кирәк? Әхмәровлар гаиләсендә бүгенге көндә балаларына югары белем бирү соравы куелмаган. Ришатның әле коллиятне тәмамлыйсы бар икән. Коллияттән соң Татарстаның югары уку йортларында Бөтендөнья татар конгрессына бирелгән квоталар ярдәме белән бюджет нигезендә белем алу мөмкинлеген дә барлап караганнар алар. Ләкин бу вариантны да кулай дип тапмаганнар. “Квоталар асылда Гуманитар институтка бирелә. Ә егет кешенең кулында киләчәктә гаиләсен яхшы тәэмин итәрлек ныклы һөнәр булуы зарур,” - ди Гөлсимә ханым.
Менә шундый хәлдә бүгенге көндә Әхмәровлар гаиләсендә балаларына белем бирү мәсьәләсе. Һәм, әйтергә кирәк, мондый сорау бу гаилә алдында гына тормый. Югары белем алу асылда түләүле булу сәбәпле, күпләр өчен ул хәзер чишелә алмаслык мәсьәләгә әйләнде.
XS
SM
MD
LG