Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмән президенты Азәрбайҗанга килде


Төркмәнстан президенты Корбангули Бирдемөхәммәдов бүген беренче тапкыр Азәрбайҗанга килде. Cөйләшүләр Каспий газүткәргече турында булачак. Соңгы елларда Каспий байлыкларын бүлешү мәсәләсендә ике ил арасында мөнәсәбәтләр киеренке иде. 7 ел элек Төркмәнстан үзенең Бакыдагы илчесен чакыртып алды. Быел март аенда Ашгабад кабат Азәрбайҗанга үз илчесен җибәрде.

Хәзер исә ике ил дә Каспий аша газүткәргечен төзергә тели. Русияне уратап үтәчәк бу төзелешне Европа Берлеге һәм АКШ та яклый.
XS
SM
MD
LG