Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бигновның җиңүе


Рамил Бигнов әхлакый зыян өчен акча алачак.

“Гадел Русия” фиркасе бүлекчәсе башы Александр Сидякин “Алданган акча салучылар” оешмасы төзеп, Рамил Бигновка каршы эш алып барган иде. Бу вакыйгалар 2006 елда булды. “Халык” инвестиция фондына акча салган пенсионерлар берләшкән оппозиция утырган бина янында каршылык чаралары үткәреп, Бигновның карачкысын яндырып, аны караклыкта гаепләде. Рамил Бигнов “Халык” инвестиция фондына кысылышы булмавын белдереп, Сидякинны әхлакый зыян өчен мәхкәмгә биргән иде. Ниһаять, ул Бигнов файдасына хәл ителде. Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе Сидякиннан 350 000 сум акча түләтү турында карар чыгарды. Бигнов әхлакый зыян күләмен бер миллион сум дип бәяләгән иде. Сидякин бу карар белән ризалашмый, республиканың югары мәхкәмәсенә бирәчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG