Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан милли компонент кайтуына өметен өзми


Татарстан Прокуроры милли төбәк компонентының юкка чыгарылуын искәртеп, җирле мәгариф канунын Русиянеке белән тәңгәлләштерергә таләп итә.

Бүген Дәүләт Шурасы утырышында яңадан милли төбәк компоненты мәсьәләсендә сәяси белдерүләр ясалды. 21нче майда парламентның чираттагы утырышы үтте. Федераль кануннан төбәк-милли компонентның алынуы турында хәбәр иткән идек. Татарстан бу компонентны кайтару һәм татар теле, Татарстан тарихы өчен уку сәгатьләрен шул ук күләмдә калдыру мәсьәләсендә көрәш алып бара. Татарстан парламенты Думага федераль канунга милли төбәк компонентын кайтару турында үз төзәтмәләрен дә әзерләп җибәргән иде. Әмма бу эшне башкарма хакимият оешмалары күрмәмешкә салыша ахрысы, дип гаҗәпләнү белдерә депутлар.
Татарстан хөкүмәте, 1993 елда язылган ТРның “Мәгариф турында”гы канунына төзәтмәләр әзерләгән булган. Барлыгы 100гә якын төзәтмә кертергә тәкъдим ителә. Яңартылган канун өлгесендә Татарстанның төбәк милли компоненты турындагы матдә бөтенләй юкка чыгарылган. Ә Татарстан хакимиятләре бу компоненты кайтаруга булган өметен өзмәгән иде әле.
Татарстан мәгариф министрлыгы вәкиле, бу эш Татарстанның канунын Русиянең кануннарына туры китерү максатында башкарыла дип аңлатты.
Татарстан Дәүләт Шурасының бүгенге үтырышында бу мәсьәләдә Фән, мәгариф, мәдәният комитеты рәисе Разил Вәлиев чыгыш ясады. “Татар-информ” агентлыгы хәбәр иткәнчә, Разил Вәлиев анда канун авторларын тәнкыйтләп чыккан. “Президент, милли төбәк компоненты булырга тиеш дип чыгышлар ясый, бу хакта Русия президентына мөрәҗәгать итә, Дәүләт Шурасы шушы хакта махсус карарлар чыгара, татар милли оешмалары шушы хакта чаң суга, ә бу закон авторлары айдан төшкән кешеләр кебек, бер нәрсә күрмәгәндәй, шуның нәкъ киресен эшли,” – дип әйткән Разил Вәлиев. Ул канун өлгесе икенче укылышта каралганда, комитетның бу хакта төзәтмәләр тәкъдим итәчәге хакында да әйтте.
Татарстан прокуроры да Татарстанның “Мәгариф турында”гы канунын Русия канунына тәңгәлләштерелүен таләп итә. Дәүләт Шурасының бүгенге утырышында прокурор Кафил Әмиров чыгыш ясады, федераль стандартның гына калуын, милли төбәк компонентының бетерелүен яңадан искә төшерде. Шул сәбәпле Татарстанның “Мәгариф турында”гы канунга бик күп төзәмәләр кертергә кирәклеген әйтте.
Татарстан прокурорына җавап сүзе белән Разил Вәлиев чыкты. Ул Дәүләт Шурасының Думага милли компонент турында төзәтмәләр әзерләп җибәрүе, алар Думаның хокук идарәсе һәм мәгариф комитеты тарафыннан өйрәнелүе, алар шушы көннәрдә төбәкләргә юллануы, шуңа күрә милли компонент турындагы матдәләр турында сөйләшергә иртә булуы хакында әйтте.
Депутат Осколок та компоненты кайтарны яклап чыгыш ясады. Депутат Индус Таһиров исә, прокурорга сүз әйтмәгез, ул ике ут арасында, дип белдерде. Ул һәм коммунистлар фиркасе вәкилләре дә милли компонетны кайтару яклы чыгышлар ясады.
XS
SM
MD
LG