Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә илкүләм эш ташлау чарасы


Бүген Франциядә президент Николя Саркози хөкүмәте тәкъдим иткән пенсия реформасына каршы ил күләм эш ташлау чарасы булды. Моннан соң пенсия алыр өчен 40 ел урынына 41 ел эшләргә кирәк булачак.

Моңа илнең иң зур һөнәр берлекләре каршылык белдерде. Иң беренче булып эш ташлау турында транспорт өлкәсе белдерде, соңырак аларга башка өлкәдәге хезмәткәрләр дә кушылды.

Бүген илдә 80ләп урам җыены үтә. Һөнәр берлекләре урамнарга миллион ярым кеше алып чыгарга вәгъдә иткән иде.

Бер атна эчендә бу инде Франциядә өченче каршылык чарасы. Узган атнада укытучылар һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре кыскартуларга каршы чыкты. Менә инде берничә көн илнең балык тотучылары эш ташлап ягулыкка бәяләрнең артуына каршылык белдерә.

Фикер белешүләргә караганда, бүгенге каршылык чараларын французларның 45-60% яклый.
XS
SM
MD
LG