Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда зилзилә корбаннары 55 меңнән артты


Кытайда булган көчле җир тетрәүдән үлгәннәр саны рәсми мәгълуматларга караганда 55 меңнән арткан.

Зилзилә булган Сычуан өлкәсенең башлык урынбасары Ли Ченгьюн узган атнада булган 7.9 рихтер көчендәге тетрәү нәтиҗәсендә 55 239 кеше үлде, 25 меңләп кеше әле дә табылмаган диде.

Аның әйтүенчә 280 меңнән артык кеше яраланган.

Ченгьюн хакимиятләр җимерелгән биналарны һәм инфраструктураны 3 ел эчендә төзекләндерергә җыена диде.
XS
SM
MD
LG