Accessibility links

җомга, 20 октябрь 2017, Казан вакыты 10:11

Әфганстанда интихарчы 5 кешене үтерде


Әфганстанның көнчыгышындагы Хост виләятендә интихарчы бомба шартлатып 1 баланы һәм 4 әфган хәрбиен үтерде.

Интихарчы бомбаны әфган кизүе янында шартлатып үзе дә һәлак булган.

Тагын кимендә 5 кеше яраланган, күпчелеге хәрбиләр.

Узган атнада БМО Әфганстанда гыйсъянчылар бу елның беренче 4 аенда 300-ләп кешене үтерде дип белдерде.

XS
SM
MD
LG