Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда милли телләр укытылачак


Башкортстанда Телләр турындагы канун тулысынча тормышка ашырылачак һәм милли телләрне укыту дәвам итәчәк.

Бу хакта Башкортстан Хөкүмәтендә атнакич көнне үткән утырышта әйтелде. Министрлар кабинетындагы Телләр турындагы канунның үтәлешен тикшерүче комиссия вәкилләре хисап тотты. Утырышта бу юлы Благовещен, Мишкә Уфа районнарында телләр турындагы канунның үтәлеше тикшерү үзәгендә булды. Чыгыш ясаучылар бу районнарда телләр кануны үтәлешендәге кайбер уңышлар белән бергә җитешсезлекләрне дә билгеләде. Мисал өчен, Уфа белән Благовещен районындагы мәктәпләрдә урыс булмаган балаларның 40 проценты чамасы гына үз ана телен өйрәнә дип әйтелде. Ана теле дигәндә, комиссия әгъзалары, әлбәттә инде, башкорт телен күз алдында тота. Татар, чуаш, мари балаларының үз ана телләрен өйрәнмәве аларны әллә ни борчымый.
Утырышта иң кискен чыгышны вице-премьер, Башкортстан мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев ясады. Аның чыгышында башкорт теленә кизәнүчеләргә үзенчә кисәтү авазлары да ишетелде. Илдус Илишев тарафыннан Башкортстанда Телләр турындагы канунны үтәүдә җитешсезлекләре ачыкланган районнарга аларны октябрь аена кадәр бетерергә кушылды.
XS
SM
MD
LG