Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия Косовоны таныган Чехиядән илчесен кайтара


Чехиянең Косово бәйсезлеген тануына ризасызлык йөзеннән Сербия Прагадагы илчесен чакыртып алуын белдерде.

Косово февраль уртасында Сербиядән бәйсезлек игълан иткән иде.

Косово бәйсезлеген Европа Берлеге илләренең яртысыннан артыгы һәм АКШ таныды инде.

Бу атнада аларга Чехия дә кушылды.

Сербия һәм Русия Косово бәйсезлегенә кискен каршы.
XS
SM
MD
LG