Accessibility links

Язучылар милләт язмышы өчен хәвефләнә


Казанда язучылар берлеге корылтае үтте. Сүз каләм ияләренең эшләре турында түгел, ә гомүмән, милләт язмышы турында барды.

“Инде менә тагын милли күгебез империя күсәге күләгәсе белән ябылды. Безне телебездән яздыру өчен мәктәпләребездә үз телебездә укыту мөмкинлеген юкка чыгара торган кыргый кануннар кабул ителде. Үз графикабызда язу тыелды”,- диде язучы Туфан Миңнуллин. Бу сүзләр аның әлеге чарага пролог, ягъни кереш булып торды. Татарстан язучылар берлегенең 16-нчы корылтаенда башта сүз каләм ияләренең башкарган эшләре һәм алга планнар турында түгел, ә гомүмән милләт язмышы турында барды дияргә була.
Язучылар чыгышлары вакытында да, урыннан да, президент Шәймиев сүзен бүлдереп тә Русиянең мәгарифтәге милли компоненты бетерүе; татар-төрек мәктәпләрен йолыккалавы; кулайлаштыру, ягъни оптимальләштерү сәясәте нәтиҗәсендә татар авылларындагы мәктәпләрнең ябылуы һәм анда укучыларны урыс мәктәпләренә ташып укытуның милләт язмышын куркыныч астына куюы турында әйтелде.
Милләт язмышы турыдан-туры язучы язмышы белән бәйләнгән. Алар иҗат иткән әсәрләрне кем укыр? Кем татарча сөйләшер? Китапларын кем сатып алыр? Мең еллык татар әдәбиятының дәвамчылары булырмы? Милләтне кем рухландырып торыр?
“Шигъриятебездә булган чуарлыкны зәвыкъсез һәм тапталган чарлауга әйләнгән сүзләр тезмәсенә әйләндереп калдыру очраклары да күп. Бу бигрәк тә җыр тексты язучыларга. Һәм үзе шигырь язып, үзе көен язып, үзе җырлап шоу оештыручы шигырьчеләргә кагыла. Аларның язучылар берлегенә катышы юк та кебек. Әмма аларның олы сәхнәгә, радио-телевидениягә үтеп кергән вируслары күпчелек гавам бүгенге шигъриятне аларга карап бәяли”,- диде хисап сүзендә шигърияттәге проблемаларны барлап язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов. Бу хәл бер яктан халыкның зәвыгенә тискәре йогынты ясаса, икенче яктан, прозага килгәндә, милли горурлык хисе тәрбияләрдәй эпик әсәрләр аз языла.
“Милли прозабыз үз мәсләген табу юлында. Ә менә аңа эпиклык җитми. Милли идея һәм милли каһарманнар турында сүз алып барабыз икән, алар эпик әсәрләрдә генә булырга мөмкин икәнен һәркайсыгыз белә”,- диде Илфак Ибраһимов. Ә менә балалар әдәбиятына килгәндә исә, яшьүсмерләр өчен татар телендә дөньяны танып белерлек әсәрләр бөтенләй язылмый диярлек.
Язучы галим Тәлгать Галиуллин әдәбиятта милләт мәнфәгатьләрен яктыртуның аксавына басым ясады. “Безнең поэзиябездә публицистик ялкын, милләт мәнфәгатьләрендә яшәү кими бара. Без күбрәк әти-әни, бала-чага, үзебезнең оныкларыбыз турында язабыз”,- диде ул.
Ә инде балаларга килгәндә исә, авыллардагы татар мәктәпләрен саклап калырга кирәклеген әйтте. Милләтнең киләчәге булган татар гимназияләрнең язмышы да бүген куркыныч астында. “Безнең гимназияләребез татар элитасының киләчәген әзерли. Әгәр без бу уку йортларын саклап калмасак, киләчәктә татарның элитасы булмаячак. Без язучылардан күп нәрсә тормый, шулай да, үзебезнең бөтен көчебезне биреп гимназияләр, татар мәктәпләрен сакларга тырышыйк”,- диде Тәлгать Галиуллин.
Һәм ул бүгенге көндә Казанда милли татар чараларына игътибар аз булуга басым ясап, Шәймиевкә мөрәҗәгать итте. “Аксенов-фест” фестиваленең үтүе, ә “Исхакый-фест”ны үткәрү тәкъдименең хаман да игътибарсыз калуы турында белдерде. “Аксеновны чакырып аның белән сөйләшү, Белла Ахмадуллиналарны тыңлау күңелле хәл. Ләкин без кешеләр күңелен күреп, үзебезнең хәтерне дә онытмыйк җәмәгать”,- диде Тәлгать Галиуллин.
Татарстан президенты бу чарада катнашып бик күп проблемалар эчендә иң әһәмиятле мәсьәлә ул- “Милли әдәбият турында. Аның киләчәктә язмышы ничек булачак? Ничек без аны коткарып калырга тиеш? Моңа безнең акылыбыз җитергә тиеш”,- диде Шәймиев.
XS
SM
MD
LG