Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәнгать - акча - байлык?


Фрэнцис Бэйконның "Триптих" рәсеме $86.2 миллионга сатылды
Фрэнцис Бэйконның "Триптих" рәсеме $86.2 миллионга сатылды

Танылган сәнгать әсәренә ия булу бүгенге көндә нефть чишмәсе хуҗасы булуга тиң. Нью Йоркта ике рәсем $120 миллионга сатылды.


Нью Йоркта рәсем аукционында үзен кем икәнен әйтергә теләмәгән кеше ике рәсем өчен $120 миллион түләде. Әсәрләрнең иң кыйбатлысы – Ирландиядә туган рәссам Францис Бэйконның өч өлештән торган рәсеме иде. Ул "Триптих 1976" дип атала, анда рәссамның эчке дөньясын сүрәтләгән абстракт рәсемнәр ясалган, әсәр $86.2 миллионга сатылды. Икенче бер рәссам Лучиан Фрейдның 1995 елда ясаган гротеск формаларында бик таза итеп сүрәтләнгән хатын-кызның диванда йоклап ятуын күрсәткән рәсеме $34 миллионга сатылды.

"Билгесез" сатып алучының исеме дә билгеле икән. Лондонда чыгучы "Арт" басмасы хәбәр итүенчә, бу әсәрләрне Русия миллиардеры Англиянең Челси футбол төркеме хуҗасы Роман Абрамович сатып алган. Аукцион узган Сотеби һәм Кристи (Sotheby һәм Christie) галлереялары моны расламады, әмма кире дә какмады.

Бэйкон һәм Фрейд рәсемнәренең шундый кыйбатка сатылуын – соңгы елларда сәнгатькә үзгәрә барган караш, дип бәялиләр. Моңарчы нефть, газ, футбол белән акча эшләгән эре ешкуарлар хәзер сәнгатьтә дә акча күрә башлаганмы?

Сотеби сәнгать йорты башлыгы урынбасары Алекс Бранкзик, акча биредә иң мөһим әйбер түгел, ди:

"Бу беренче чиратта сәнгатькә мәхәббәт. Бу дәрәҗәдә сәнгать әсәрләрен сатып алучылар аңа инвестиция дип карый дип уйламыйм. Әлбәттә, бер кем дә сатып алган әйбернең очсызлануын теләмидер. Шуңа күрә алар алдан тикшерә, белешә, ләкин ахыргы чиктә бу күбрәк инвестиция түгел, бу күбрәк хискә бәйле," - диде сәнгать белгече.

Әмма сәнгать кешеләре арасында башка төрле уйлаучылар да бар.

"Чынбарлыкта исә аек акыллы инвесторлар акчаларын сәнгатькә сала. Сәнгать базарының авыр икътисадый чорларда да бәясен югалтмау тарихы бар. Акчагызны сез яраткан берәр сәнгать әсәренә куя аласыз. 10 елдан ул әсәрне сатып акчагызны арттыра аласыз," - диде Прагада яшәүче рәссам һәм сәнгать белгече Стюарт Мур.

Мур соңгы бу хәлләрнең бер начар ягын да күрми. Кешеләр, ди ул – ошаган сәнгать әсәрен сатып алып бер ләззәт алса, аннары вакыт узгач аны сатудан килгән табышка – тагын бер шатлана.

Элекке заманнарда сәнгатьнең "ата-бабалары" поплар, кардиналлар, шахзадәләр һәм бай кешеләр булган. Рәссамнарга акчаны алар түләгән, эшне алар кушкан.

Бүгенге көндә исә сәнгать әһелләре ирекле, алар үзләре теләгәнчә иҗат итә. Сәнгать әсәрләрен болай кыйбатка сату ихтималы – кайбер иҗат кешеләрен базарга яраклашуга китермәсме?

Прагада яшәүче рәссам Мур – бу бик тә мөмкин, игътибарны җәлеп итү өчен рәссамнәр моны эшли ала, диде.

Сәнгатькә кадәр яхшы акча эшләү ысулы – спорт булды, һәм кала да. Бүгенге көндә "Ак Барс" Русиядә иң бай хоккей командалары исемлегенә керә. Уфаның "Салават Юлаев" белән Казанның "Ак Барс" хоккейчыларының уеннарын, ә иң кызыгы - уеннар тирәсендәге хәлләрне февраль-март аенда без дә Азатлык дулкыннарында күзәтеп бардык.

Шулай итеп, спорт яки сәнгать – ул беренче чиратта хисләрме әллә акчамы? Сез ни уйлыйсыз? Сездән килгән хатлар белән бу сөйләшүне дәвам итеп булыр...
XS
SM
MD
LG