Accessibility links

Европа Русия белән хезмәттәшлек килешүе төзергә әзер


Европа Берлеге тышкы эшләр министрлары Брюссельдәге очрашу башында Русия белән яңа хезмәттәшлек килешүе турында сөйләшүләр башларга дип карар итте.

Берлектәге кайбер элекке коммунистик илләрнең каршы чыгуы сәбәпле яңа партнерлык килешүе төзү 2 ел чамасы тоткарланып килде.

Берлек рәсми сөйләшүләрне июнь ахырында Русия президенты Дмитрий Медведев белән саммитта башлыячак.
XS
SM
MD
LG