Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда гаилә бәйрәме узды


Самарның Литвинов исемендәге мәдәният сараенда гаилә көненә багышланган бәйрәмдә төрле милләт вәкилләре катнашты.

Бәйге рәвешендә оештырылган бәйрәмнең беренче өлешендә һәр гаилә милли киемнәргә киенеп, милли ризыкларын, фотоальбомнарын күрсәттеләр. Күргәзмәдә яһуди, әрмән, грузин гаилә экспонатлары аеруча калкып торды.

Татар милләтенең үрнәген Мәхмүтовлар гаиләсе күрсәтте. Өч буын вәкилләре – дәү әти һәм дәү әниләре, аларның балалары һәм оныклары. Итәкләрендә имчәк баласы булу – үзе бер бизәк иде. Мәхмүтовларның чыгышлары татар гореф-гадәтләренә һәм динебез ислам таләпләренә нигезләнгән иде. Сәхнәдән яңгыраган мәгълуматның төп эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт иде:

“Ислам дине таләпләре буенча яшәгән һәм тәрбия алган гаилә - бәхетле гаилә...Әби-бабасын, әти-әнисен, туганнарын, милләтен олыламаган, хөрмәт итмәгән кеше беркайчан да бәхетле һәм кешелекле шәхес була алмый.”
XS
SM
MD
LG