Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә 1 августтан пенсияләр арта


1 августтан Русиядә хезмәт пенсияләренең төп өлеше һәм барлык социаль пенсияләр 15 процентка артачак.

Бу турыда премьер-министр Владимир Путин хөкүмәт президиумының беренче утырышында хәбәр итте.

Сәламәтлек саклау министры Татьяна Голикова хезмәт пенсиясенең иминлек өлеше дә артуын исәпкә алганда пенсияләр гомумән алганда 450-ләп сумга артачак диде.
XS
SM
MD
LG