Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ корабы Марста тормыш эзли


Фениксның Марска төшеп утыруын сүрәтләүче рәсем
Фениксның Марска төшеп утыруын сүрәтләүче рәсем

АКШның галәм корабы Марсның төньяк котыбы янында уңышлы гына төшеп утырды. Ул анда кайчан да булса тереклек өчен шартлар булу-булмавын ачыкларга тырышачак.

Феникс исемле галәм корабы Марска 10 ай чамасы элек очып киткән иде. Ул чакта кузгалуга кадәр калган вакытны санаган булсадар, узган якшәмбедә Кызыл планетага төшеп утырганда калган биеклек саналды

Һәм НАСАдагы идарәче галәм корабының Марска уңышлы төшеп утыруын хәбәр итте.

Күзәтүчеләрнең аны шатлык авазларына күмде. Моның сәбәпләре шактый.


Беренчедән төшеп утырганда аның бер генә фәнни җиһазына да зыян килмәде. Ә очышның соңгы көне шактый катлаулы иде.

Башта Марсның тарту көче корабны сәгатенә 20 чакрымнан да артыгракка тизләтте. Марс атмосферасына кергәннән соң һәм парашютны ачканнан соң Феникс кисәк акрынайды. Очышның соңгы секундларында ракета моторлары аны тагын да акрынайтып Феникс сәгатенә 9 чакрым тизлек белән генә хәрәкәт итте.

Һәм ул нәк алдан уйланылган урынга, төньяк котып тирәсенә төшеп утырды. Галимнәр анда коры өслек белән капланган калын боз катламы булырга тиеш дип исәпли. Марста элек булган тормыш эзләрен табарга теләүче галимнәр инде күптәннән күмелеп калган шул бозны тикшереп карарга тели. Һәм менә хәзер аларга беренче мөмкинлек ачыла.

Галимнәр фикеренчә, Феникс төшеп утырган урын элек зур бер океанның төбе булган булырга мөмкин. Өстән күренеп торган ярыклар элекке җылырак вакытларда бозның эрүе нәтиҗәсе булырга мөмкин.

Боз эрегән булса, анда су тирәлеге барлыкка килгән дигән сүз. Ә су исә иң гади тормыш өчен зарур булган шартларның берсе. Тереклеккә төзелеш кисәкләре буларак тагын минераллар һәм органик матдәләр дә кирәк.

Фениксның робот кулы боз катламына үтеп кереп аннан тикшерү өчен кайбер кисәкләр алырга тиеш. Аннан соң Феникстагы барлык фәнни җифазлар анда нинди химик матдәләр булганлыгын ачыклыячак.

Феникс үзе төшеп утырган урынны гына тикшерә ала. Марсны моңарчы өйрәнгән җиһазлардан аермалы буларак, Феникс төшеп утырган урыныннан күчә алмый.

Шулай да тирә юнне фотога төшереп аларны җиргә җибәрә ала. Беренче фотолар инде җиргә килеп җитте дә.
Феникс Марста барлыгы 3 ай буе тикшерүләр алып барачак. Галимнәр кызыл планетада тормыш табарга вәгъдә итмәсә дә аның булу-булмавын ачыклауга бу кадәр якын килгәнебез юк иде әле диләр.

Моннан тыш Феникс галәмгә бүген кирәксез булып күренергә, ә киләчәк буынга бик кызыклы булырга мөмкин йөк белән килде.
Ул бер DVDга яздырылган фантастик әдәбият һәм гасырлар дәвамында галәмне өйрәнүгә өлеш керткән 250 мең кешенең исемнәре. Һәм ул DVD Марска кешеләрдән бүләк сувенир булып, килеп алучыны көтеп ятачак.
XS
SM
MD
LG