Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Уфагуб”ны тикшерүләр дәвам итә


Интернетның бәйсез “Уфагуб” сәхифәсен тикшерүләр дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстан парламентының берничә депутаты сәхифәне экстремизмда гаепләп прокуратурага мөрәҗәгать иткән иде. Прокуратура “Уфагуб”та узган ел көн күргән берничә язманы экстремистик эчтәлекле дип табып, җинаять эше ачты. Аннан бу сәхифә белән хезмәттәшлектә гаепләнгән берничә кешенең фатирларында тентү үткәрделәр.

Иң башта Башкортстан эшкуарлары шурасы рәисе Николай Швецовның офисында һәм фатирында, аннан соң тарихчылар Илдар Габдрафыйков, Игорь Кучумов, Сергей Орловларда һәм республика парламентының экс-депутаты Геннадий Шабаевларда. Аларның компьютерлары кулга алынды. Бүген Русия Фәннәр академиясенең Уфа этнология үзәге директоры Айсылу Юнысовадан сорау алу үткәрелгән. Эш шунда, йортларында тентү узган Илдар Габдрафыйков һәм Игорь Кучумовлар шушы үзәктә эшли. Юнысова комментарийлар бирүдән баш тартты. Этнология үзәген Интернеттан өзеп куйдылар.
XS
SM
MD
LG