Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөтендөнья татар конгрессы үзен дөньяга таныта


Шушы көннәрдә Татарстанның вәкаләтле вәкиллегендә Бөтендөнья татар конгрессын халыкара оешмаларга тәкъдим итү узды.

Тәкъдим итүне Татарстанның вәкиллеге оештырган иде. Конгрессны тәкъдим итүдә БМО, Европа берлеге, Юнеско, Русиянең тышкы эшләр министрлыгы, Русия федерациясе президенты вәкиле белән берлектә төрле республикаларның Мәскәүдәге илчеләре дә катнашты. Алар арасындпа Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Әзәрбайҗан һәм башка илләрнең илчеләре, барлыгы 40 тан артык кеше катнашты. Шулай ук Казаннан да Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров җитәкчелегендә зур гына вәкиллек тә бар иде.

Конгрессны тәкьдим итү барышында Ренат Закиров, Татарстанның вәкиле Назиф Мириханов чыгыш ясады, татар халкы һәм конгрессның эшчәнлеге турында махсус эшләнгән документаль тасма да күрсәтелде.

Бөтендөнья татар конгрессы 1992 елдан биреле эшләп килә. Нигә аны халыкара оешмаларга тәгъдим итү шулай соңа калды дигән сорауга Назиф Мириханов дип җавап бирде:

“Татарстан президенты Минтимер Шәймиев Конгрессның 4 корылтаенда аның эшчәнлегенә югары бәя бирсә дә, 2007 йомгаклары, 2008 елда башкарылган эш нәтиҗәләрен күзәтеп, халыкара эшчәнлеген сүлпән алып баруда бу оешманы тәнкыйтькә дә тотты. Ул тәнкыйтьне бу юнәлештә без дә эш алып барырга тиешле дип кабул иттек һәм халыкара оешма вәкилләрен вәкаләтле вәкиллеккә җыеп, Бөтендөнья татар конгрессын тәкьдим итүне оештырдык.”

Назиф Мирихановның әйтүенә караганда Бөтендөнья татар конгрессы әлегә Русия эчендәге һәм чит илләрдәге татар оешмаларын барлау, элемтәләр булдыруда зур эшчәнлек күрсәткән. Бу эшчәнлеге өчен тышкы эшләр министрлыгы каршындагы чит илдәге ватандашлар белән бәйләнеш бүлегеннән мактау сүзләре ишетүгә дә лаек булган. Ләкин Мириханов фикеренчә, Бөтендөнья татар конгрессы Сабантуйлар оештыру белән генә чикләнмичә, халыкара кануннар нигезендә татар халкының этник статусын, татар телен саклануны кайгыртырга тиеш.

Сабантуйлар оештыруны Федераль автономиягәгә тапшырып, Бөтендөнья татар конгрессы халыкара оешмаларда татар халкы турында үз тавышын ишеттерергә тиеш дип уйлый вәкил. Назиф Мириханов шулай ук, этник телләрне үстерү һәм саклауда Русия Федерациясенең халыкара кануннарга битарафлыгын бетерү, Конгресс эшчәнлегең нигезе дип белдерә. Шул ук вакытта Назиф Мириханов бу эшләргә әле Конгресс үзе дә әзер түгел, чөнки Конгресста тел белгечләре дә халыкара кануннарын төптән белгән белгечләр дә юк дәрәҗәсендә дип саный.

Татар акылы төштән соң, ди Назиф Мириханов. Нигә без тел, укытулардагы милли компонентны төшереп калдыру мәсьәләләрен плакатлар тоткан җиде-сигез әбинең урамга чыгуына гына йөкләп калдырырга тиеш. Андый проблемалар халыкара кануннар нигезендә чишелергә тиеш. Андый кануннар бар. Ләкин 90 % славян халкы булган, милли сәясәттә империячел кысаларда калган Русия Федерациясе башка милләт мәнфәгатьләрен кайгыртачак түгел, татарны бары тик татар үзе генә кайгырта ала, дип фикер йөртә Назиф Мириханов.

Шулай итеп, Назиф Мириханов фикеренчә, алга таба Федераль автономия Русия эчендәге татар оешмаларының эшчәнлеге, Сабантуйлар белән шөгыльләнсә, Бөтендөнья татар Конгрессы халыкара этник кануннар нигезендә халыкның туган теленә, үсешенә булган ихтияҗын канәгатләндерә торган эшләр белән шөгыльләнергә тиеш.
XS
SM
MD
LG