Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия геноцидны сәяси сер итә


Польша президенты Катынь урманнарында атып үтерелгән офицерлар истәлегенә чәчәкләр куя
Польша президенты Катынь урманнарында атып үтерелгән офицерлар истәлегенә чәчәкләр куя

Моннан 68 ел элек Советлар берлеге тарафыннан, Катынь урманнарында меңләгән поляк атып үтерелгән иде. Польша хакимияте һәм үтерелгәннәрнең туганнары Русиядән бу хәлне геноцид дип тануны таләп итә. Ләкин Русия каршы.

Билгеле булганча, 1939 елны Совет гәскәрләре Польша җирлегендә 240 меңләп кешене әсирлеккә ала. Аларның кайберләре җибәрелә, ә офицерлар тоткынлыкта кала. Шулай ук аннары аларга өстәп полиция, күзләү хезмәткәрләре, сәясәтчеләр кулга алына. Һәм 1940 елны 4 мең тирәсе кеше Смоленски янындагы Катынь урманында Сталин боерыгы белән атып үтерелә. Бары 3 елдан соң гына күпләп күмелгән кеше мәетләренә нацистлар тап була.

Башта бу үтерүләр немецлар эше дип әйтелсә, 1990 елларда әлеге җинаятьтә Советлар берлегенең гаеплелеге, ягъни поляклар Сталин боерыгы нәтиҗәсендә үтерелгәнлекләре ачыклана. Шул ук елларны генераль хәрби прокуратура белән Польша прокуратурасы берлектә тикшерү эшләрен башлый. Аерым алганда, каберләрне киредән казу, бу хәлләрне әзме-күпме белгән кешеләрне сораштыру һәм документларны барлау эшенә керешәләр. Алар арасында 1993 елны “атарга боерык биргән” документның нөсхәсе Польшага тапшырыла.

Ләкин 2004 елны элеккеге хәрби прокурор Александр Савенко полякларны үтерүдә геноцид булмаган һәм бу бары тик канунсыз боерык нәтиҗәсендәге җинаять дип белдерә. Һәм инде гаеплеләр үлгән булу сәбәпле, бу эш туктатыла.

Әмма 2005 елны Польша парламенты Русиядән Катынь урманындагы үтерүләрне геноцияд дип табуны таләп итә. Соңырак офицерларның туганнары “Мемориал” кеше хокукларын яклау үзәге ярдәмендә Русиянең хәрби прокуратурасына мөрәҗәгать итәләр. Алар атып үтерелгән кешеләрне сәяси золым корбаннары дип тануны сорый. Әмма хәрби прокуратура моны кире кага һәм бу эш 2007 елны Мәскәүнең Хамовнический мәхкәмәсенә шикаять ителә.

Бу көннәрдә әлеге мәхкәмәдә утырыш булды. Һәм анда Русиянең хәрби прокуратурасы НКВД архивындагы документларны мәхкәмәгә бирүдән баш тартуын әйтте. Сәбәбен 183 томнан торган “Катын эше” дип аталган бу документларның күбесенә, ягъни 116 томына “Cер” ягъни “Бары тик эш өчен генә куллану рөхсәт ителә” дигән тамга тагылган булуы белән аңлатты.

“Документларны бирмәү безнең өчен көтелмәгән хәл түгел, менә бу эш нигезендә мәхкәмә утырышының уза алуы һичшиксез гаҗәп”, ди “Мемориал” хокук яклау үзәге вәкиле Александр Гурьянов.

Ул хәрби прокуратураның мәхкәмәгә документларны бирергә теләмәвен канунсыз дип белдерә. Аның әйтүенчә, “Дәүләт сере турында”гы канун нигезендә, илнең җитәкчеләре тарафыннан эшләнгән җинаятьләр, кеше хокукларын бозу сер итеп сакланырга хокуклы түгел.

Шулай итеп, заманында Сталин боерыгы нәтиҗәсендә, күпләп атып үтерелгән поляклар эше тирәсендәге вәзгыятьнең очы-кырые күренми.

Чираттагы мәхкәмә утырышы 5 июньгә билгеләнгән.

“Әлеге вакыт эчендә хаким генераль прокуратурага мөрәҗәгать итәчәк һәм хәрби прокурорларның документларны бирмәүгә ни кадәр хокуклы булуын белешәчәк”, ди адвокат Анна Ставицкая.

Аның әйтүенчә, хәрби прокуратура вәкиле документлар белән килеп танышуга каршы түгел.

“Әмма бу хакта сез беркемгә дә, бернәрсә дә сөйләргә хокуклы түгелсез диде ул”, ди Ставицкая.
XS
SM
MD
LG