Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 20 кеше һәлак булды


Әфган рәсмие белдерүенчә, илнең көньяк-көнбатышындагы Фараһ виләятендә юлга куелган бомба шартлаудан бер автобустагы 8 кеше һәлак булган. Корбаннарның барысы да тыныч халык вәкилләре.

Фараһ виләятенең башлык урынбасары Юныс Рәсүли күрше Нимруз виләятенә юнәлгән автобус Диларам районында бомбага юлыкты ди.

Кандаһар виләятендә гыйсъянчылар белән сугышта 8 полиция хезмәткәре һәлак булды.

Бүген Кабулдан көньяктагы Логар виләятендә дә юлга куелган бомба шартлаудан бер машинадагы 4 кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG