Accessibility links

Ватикан вәкиле Казанда


Рим Папасы янында правослау динендәгеләр белән эшләү шура рәисе Ватикан кардиналы Вальтер Каспер Казанга сәфәре вакытында шәһәр мэры Илсур Метшин белән очрашты. Каспер хәзерге вакытта Татарстан башкаласында сакланучы Казан изге ана иконасын Русиягә китергән кеше. Шәһәр башлыгы Метшин, бу изге эш өчен казанлылар Рим папасы Иоһан Павел икенчегә бик рәхмәтле булды һәм аны җылы искә алалар, дип белдерде.
Вальтер Каспер үзенең кабат әлеге икона белән очрашуына куану белдереп: “Мин монда правослаулар, католиклар, христианнар һәм мөселманнарның бергә тату яшәвенә бик шатмын”,- диде. Каспер Казанда яңа төзелеп килүче католик гыйбадәтханәсен дә карады.
Вальтер Касперның Русиягә рәсми булмаган сәфәре 21 майда башланган иде. Ул берничә шәһәрдә булачак.
XS
SM
MD
LG