Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саакашвили Медведев белән очрашып Абхазия турында сөйләшмәкче


Грузия президенты Михаил Саакашвили киләсе атнада Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашып Абхазиягә бәйле киеренекелек турында сөйләшәчәген белдерде.

Узган айда Тифлис Русияне Абхазия күгендә Грузиянең очучысыз күзләү очкычын бәреп төшерүдә гаепләгәннән соң ике ил арасында киеренкелек аеруча көчәеп китте.

Бу атнада БМО күзәтүчеләре дә үз хисапларында Грузиянең гаепләвен раслады. Әмма Русия хисапның сыйфатлы тикшерү нәтиҗәләренә нигезләнүенә шик белдерде.

Саакашвили Медведев белән 6-7 июндә Петербурда үтәчәк икътисадый форум читендә очрашырга җыенуын әйтте.
XS
SM
MD
LG