Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: Машиналарның 80% Русиядә эшләнсен


М.Шәймиев, В Путин, В.Швецов
М.Шәймиев, В Путин, В.Швецов

Былтыр Алабуга халкы Путинны шәһәрнең меңьеллыгына көткән иде. Ул вакытта ил башлыгы килмәде. Хәзер исә премьер вазыйфасында килде.

Сишәмбедә ул президент Миңтимер Шәймиев, премьер Рөстәм Миңнеханов беләр бергәләп Алабуга махсус икътисад төбәгенә сәфәр ясый. Аның белән бергә Русия премьер-министры урынбасары Игорь Сечин, икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина, илнең сәүдә һәм сәнәгать министры Виктор Христенко һәм Татарстанга үзләре генә дә зур кунак булып килә алырдай башка түрәләр дә булган.
Русия һәм Татарстан җитәкчелегенә “Алабуга махсус икътисадый төбәге турында, бу төбәккә кергән яңа гына эшен башлаган “Северсталь авто” ширкәте җитәкчесе Вадим Швецов сөйләгән. Төп игътибар монды шул ширкәткә юнәлтелде. Швецов сүзләренчә, бүгенге көндә заводта елына 120 мең “Фиат” һәм “Исудзу” машиналары эшләнә. Ширкәткә 10 миллиардка якын гомуми инвестицияләр кертелгән.
Владимир Путин фикеренчә, машина төзелеше илнең дәрәҗәсен билгеләүче күрсәткеч. Шуңа күрә, бу өлкәне мөмкин кадәр үстерергә кирәк. Машина төзелеше исә илнең гомуми еллык кеременең 3 % тәшкил итә. Русиядә елына 3 миллион машина сатыла. Бу сан елдан - ел артырга тиеш”, - Путин.
“Северсталь-авто” ширкәтенә сәфәр барышында ул машиналарның арбасын ясаучы, машина җыю цехларында булган.
Бу чаралар барышында кузгалтылган төп мәсьәләләрнең берсе, ул машина төзелеше өлкәсендә билгечләр җитмәү. Швецов сүзләренчә, бүгенге көндә “Северсталь-авто”да 600гә якын кеше эшли. Киләчәктә хезмәткәрләр санын 6 меңгә җиткерү планлаштырыла.
Бу уңайдан сишәмбе “Северсталь-авто” белән “Фиат” ширкәте җитәкчеләре арасында “SOLLERS” академиясен төзү буенча килешү имзаланган. Ширкәтнең матбугат үзәге биргән мәгълүматларга караганда, биредә Италиянең Турин политехник институты программасы буенча укытачаклар. Беренче булып “Северсталь-авто” эшчеләре белем алачак.
Ашханәдә Путин 37 сумга төшке аш ашаган
Бу сәфәрдә массакүләм мәгълүматларының аерым игътибарын җәлеп иткән нәрсә - Путинның башкалар белән ширкәт ашханәсендә ашавы иде. Биредә ул салат, төкмачлы аш, дөге белән ит, пәрәмәч белән чәй алган. “Коммерсант” газетасында журналист Андрей Колесников бәйнә - бәйнә санап бу ризыкларның бәйсен 50 сумнан артык дип санап чыгарса да, сатучы Путин төшке ашын 37 сум дип бәяләгән. Шулай итеп, элегрәк, әле президент булган вакытта Путинның эшлекле ашлары гына булса, хәзер исә ул гади ашханәдә эшчеләр белән дә туклана.
Ширкәт буенча сәяхәт кылгач Путин белән Шәймиевнең аерым очрашуы узды. Биредә күбрәк шул әлеге дә баягы кадрлар турында сүз барган.
Соңрак премьер-министр Русиядә машина төзелеше сәнәгатен үстерүгә багышланган киңәшмә уздырган. Путин фикеренчә, бүгенге көндә илдә машина төзелеше нык артта калгын, ул халыкның машина сатып алу ихтияҗын сан белән дә, сыйфат белән дә канәгатьләндерә алмый. Хәзерге вакытта халкының дүрттән бер өлеше генә Русиядә җитештерелгән машиналарда йөри. “Без бүген үзебезнең югары амбицияләребезне мөмкин кадәр әзәйтеп, чит ил инвесторларын Русиягә җәлеп итергә тиеш”, - дигән премьер-министр.
Төп максат исә - илдә сатылган барлык машиналарның 80 проценты Русиядә җитештерелергә тиеш. Бүгенге көндә илдә машина төзелешенең асылы билгеләнгән, хәзер аны камилләштерергә кирәк. Путин фикеренчә Русиянең автомобиль паркын елдан-ел яңарту зарур.
Татарстанга сәфәр барышында Владимир Путин республикада машина төзелеше өлкәсендә эшләнгән эшләргә югары бәя биреп, монда ирешелгән уңышларны башка төбәкләргә үрнәк була алырдай дигән.
XS
SM
MD
LG