Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда азәри бәйсезлеге котланды


Бәйсезлек көннәре сибелеп яшәүче азәриләргә яңа өметләр бирә торган көн.
Бәйсезлек көннәре сибелеп яшәүче азәриләргә яңа өметләр бирә торган көн.

1918 елда 28 майда корылган һәм шәрыкта беренче тапкыр үзен "демократик" һәм "республика" дип игълан ителгән ил булган.

Казандагы Мәдәният һәм сәнгатъ университетында Татарстан азәриләре милли-мәдәни мохтарияте Азәрбәйҗанның бәйсезлек көнен бәйрәм итте. Чарада катнашкан депутат, татар кунагы Разил Вәлиев бәйрәм узган урынга басым ясап сөйләде. Аның мәдәни белем бирү җирендә ясалуын, ул мәдәниятләрнең уртак тамырлары һәм тарихи дуслыгы символы, дип бәяләде.

Шул университетта ук кино төшерү буенча дәресләр бирүче, андагы кино-видео лабораториясе мөдире Рамазан Һәсәнов исә, “Азатлык” хәбәрчесенә бу бәйрәмнең асылын аңлатты. “Бәйсезлек көне - таралып, сибелеп яшәүче азәриләргә яңа өметләр бирә торган көн”, - диде ул. Рамазан Һәсәнов Казанда ясалган чараны оештыруда башлап та йөргән. Ул татар белән азәри язмышында күп уртаклык күрә. “Шуңа күрә без бер-беребезне тиз аңлыйбыз”, - диде ул.

Азәрбәйҗан җөмһүрияте 1918 елда 28 майда корылган һәм шәрыкта беренче тапкыр үзен "демократик" һәм "республика" дип игълан ителгә ил булган. Ул 18 ай гына яшәп калган. Әйтик, Төркия шуннан соң берничә ел узганнан соң гына үз республикасын кора алган. Туксанынчы елларда Азәрбәйҗан җөмһүрияте кабат бәйсезлеген кайтарган. Тик “тозлы яра” булып Карабагъ проблемасы калкып чыккан. Чыгыш ясаучылар бүгенге Азербәйҗанга Карабагъ кире әйләнеп кайтыр дип өметләнә. Бу фикер 58 илдә таралып яшәүче башка азериләрдә дә бар икән.

Бәйрәм кысаларында шулай ук “AzTV” иярчен телеканалы аша Бакуда узучы бәйрәм чараларын да сәйран иттеләр. Шунысы кызык, андагы тапшыруда Азәрбәйҗан президенты Илһам Алиевны беренче булып Русия Президенты Дмитирий Медведев котлады. Икенче булып Төркия башлыгы Абдуллаһ Гөл котлавын күрсәттеләр.

XS
SM
MD
LG