Accessibility links

Кайнар хәбәр

Американы алу


Башкортстанда “Деньги есть - Уфа гуляем, денег нет - в Чишмах сидим” дигән гыйбарә бар. Ягъни, “Акча булса -Уфада типтерәбез, акча юкта Чишмәдә утырабыз”. Сүз монда акча юкта бик типтереп булмавы турында бара. Бу гыйбарәнең килеп чыгышы шулай:

Патша Русиясе заманында Уфада ике катлы бинаның беренче катында “Чишмә” сыраханәсе, икенче катта “Уфа” рестораны булган.

Хәзер акча булса Америкада типтерергә дә мөмкин.Татар зыялылары арасында, типтермәсәләр дә, сәфәрдә булып кайтучылар сирәк булса да булып тора. Шундыйларның берсе - Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасы галиме, доцент Лилия Сәгыйдуллина. Ул шушы көннәрдә Америка Кушма Штатларында булып кайтты. Ул Америкада яшәүче шагыйрә Нурия Измайлованың чакыруы буенча барган. Нью-Джерси штатының Принстон шәһәрендә 10 көн яшәп кайтты. Ул тәэсоратлары белән бүлешеп, шуларны сөйләде:

“Америка мине иң башта чисталыгы белән аптыратты. Мин анда ун көн яшәп, җирдә бер тәмәке төпчеге күрмәдем. Яшеллек, тиеннәр, куяннар, хәтта боланнар чабышып йөри. Төрле кыргый кошлар бик күп. Американнар аларны бик ярата һәм саклый. Шулай ук машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә мөнәсәбәте, юл бирүе аптыратты. Анда бөтенләй башка психология, барысы да кеше өчен”,- диде ул.
Без шундый яхшы шартларда Нурия Измайлованың иҗаты да чәчкә атадыр инде дип сорадык. Лилия Сәгыйдуллина:

Ул бөтенләй шигырь язмый диярлек, элек шигырь язган чакларын гомеренең иң бәхетле көннәре дип саный. Шулай да шигърият белән кызыксына, проза язгалый”,- дип җавап бирде.
Димәк, шигырь язу өчен чисталык, муллык кына җитми. Шагыйрьнең тамагы туйса - ул иҗаттан китә дигән сүзләр дөрес булса кирәк.
XS
SM
MD
LG