Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы татар сәнгәть мәктәбе хәле


Шәһәрдә 17 сәнгать мәктәбе булып, шуларның бары тик берсе, 13нче санлы гына татар сәнгать мәктәбе исемен йөртә. Биредә балалар җырга, биюгә, рәсем ясарга, баянда уйнарга һәм башка бик күп һөнәрләргә өйрәнәләр. Дәресләр моңарчы татар телендә барды дип әйтергә мөмкин.
Ләкин алга таба вәзгыять үзгәрергә мөмкин. Бу хакта Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шушы сәнгать-музыка мәктәбенең сыйныф җитәкчесе Тәлгать Фәхрәзиев белән әңгәмәдән ишетерсез. Ул башта бүгенге 13нче сәнгать мәктәбендә музыка дәресләренең ни рәвешле баруы хакында сөйли:
- Мәктәпнең максаты - татар мөхитендә укучыга музыка белеме бирү. Без шуның өстендә эшлибез. Репертуарыбызда татар көйләре, татар композиторлары әсәрләре.
Аннан соң, татар мәктәбенә урыс балаларын күпләп кабул итү мондагы татар мөхитен бетермәсме?- дигән сорауга болай дмде:
- Без татарча укучыга кытлык сизә башладык. Безгә килгән урыс балаларын рәхәтләнеп кабул итәбез. Милли чикләү юк.
13нче татар сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе булды. Тәлгать Фәхрәзиев сыйныфында укып чыккан 4 баланың 2се, Азат Фатихов һәм Булат Газизов кызыл дипломга лаек булдылар. Булат фикере:
-Әгәр бу музыка мәктәбендә урыс телендә белем бирсәләр, бәлки мин анда бармаган да булыр идем. Мондагы иптәшләрем, укытучыларым белән мин гел татарча гына сөйләштем. Бетховен, Моцарт, Штраус иҗат иткән музыкалар хакында да белемне татарча алдык. Соңгы вакытта бу мәктәптә русча сөйләшүләр күбәеп китте. Имтиханда мин "Кошлар кебек" һәм башка көйләр дә уйнадым.
Әлеге татар мәктәбендә укыган балаларның 15% чамасы урыс балалары, шул кадәре үк татарча белмәгән татар баласы. Сентябрь аенда, яңа уку елы башлангач, мондый укучылар саны кискен артырга да мөмкин. Шулай да, Тәлгать әфәнде борчылу белдерми:
"Урыс телле балалар килде дип, татар мөхите юнәлешен югалтмабыз. Киресенчә, урыс балаларын татар сәнгатенә, мәдәниятенә якынайту өстендә эшлиячәкбез. Урыс балалары бездән рухи яктан баеп китәчәкләр",- дип саный укытучы.
Шунысын да әйтергә кирәк, урыс телле балаларны җыю, мәктәпкә килүче татар укучыларның саны кими баруга бәйле. Булатлар, Азатлар, Габдуллалар киләчәктә биредә ана телен укый алырмы? Сорау менә шунда.
XS
SM
MD
LG