Accessibility links

Кайнар хәбәр

Борис Чубның җәсәде табылды


"Сувар - Казан" ширкәте җитәкчесе Борис Чуб
"Сувар - Казан" ширкәте җитәкчесе Борис Чуб

Соңгы вакытта Татарстанлыларны борчыган мәсьәлә “Сувар – Казан” ширкәте башлыгы Борис Чубның кинәт кенә юкка чыгуы.

Күпләр бу хәлне Казанда Русиянең дәрәҗәле эшмәкәре Радик Юсупов “Дракон”ның тытылуына бәйләде. Икенчеләр аны “Казан” һава ширкәтенең навигация җиһазларын урлауда катнашкан да хәзер җаваплылыкка тартылудан качып йөри, дип фаразлаган иде. “Время и деньги” газетасының шушы көннәрдә чыккан санында исә, Чубның “Дракон” белән бәйле түгеллеген тасвирлап зур гына мәкалә басылып чыкты.

29 май көнне Чуб турындагы фаразларга нокта куелды. Балык Бистәсе районында Кама елгасында балыкчылар аның җәсәден тапты. Тикшерүчеләр фикеренчә үлемнең төп сәбәбе - бәла каза. Әмма алар Чубны үтергәннәр, яисә үл үз-үзен үтергән дигән фикерне дә әлегә кире какмый.

Искә төшерәбез Чуб 19 майда үзенең көймәсендә балык тотырга дип киткән җиреннән кайтмаган иде. Эзләү вакытында аның двигателе эшләп торган көймәсе генә табылган. Җәсәденә караганда кыйнау эзләре күренми, ди тикшерүчеләр.

Соңгы көннәрдә Чубның исеме еш телгә алынса да, татарстанлыларга ул артык билгеле түгел. Икътисад фәннәре докторы, профессор, “Сувар - Казан” ширкәте белән 2005 елда җитәкли башлый. Аңа кадәр ул Казанда “Ривьера” “Сувар Плаза”, “Сити центр”, “XL” кебек проектларны тормышка ашырган елына 50 миллион доллар табыш китергән ширкәт җитәкчесе булган. Соңгы вакытта Чуб “Сувар - Казан” ширкәтенең якынча 230 миллион сум бәяләнгән 24% акциясе хуҗасы булган.

“Сувар - Казан” ширкәте хезмәткәрләре исә, хуҗаларының үлүенә мөнәсәбәтле мәгълүмат бирми. Җомга алар “Коммерсант” газетасында үзләренең кайгы уртаклашуларын белдергән. Чубны соңгы юлга озату чарасы шимбә Казанның “Баскет - Холл” залында булачак.

XS
SM
MD
LG