Accessibility links

Кайнар хәбәр

Колесов Амурдан киткән


Николай Колесов
Николай Колесов

Амурда Колесов һәм аның камандасы тирәсендә кайбер яңа борылышлар бар.

Амурда губернаторга якын булган кешеләргә карата ачылган җинаять эшләре туктатылмаган, ә менә Николай Колесов үзе, башта әйткән сүзләреннән тайпылды. Әле бер ай элек ул “Мине Амурга президент тәртип урнаштырырга җибәрде, мин моннан китергә җыенмыйм” дисә, хәзер ул гариза язып губернатор вазыйфаларыннан, шул исәптән төбәктән дә китә.

Бүгенге матбугаттан күренгәнчә 26 май көнне Колесов һәм аның белән бергә тагын унлап җитәкче “Элекон” ширкәтенең “Ил 62” очкычы белән Казанга очкан. Белгечләр фикеренчә, ул Амурдагы хәлләрдә үзенең катнашмаганын әйтеп, үз язмышын Русия башкаласында хәл итмәкче була. Әмма әлегә аның бу теләге тормышка ашмый. Амур хөкүмәтендә Колесов камандасы кешеләре Гүзәлия Минкина, Андрей Белов, Рамил Тураев һәм башкалар әле дә тикшерү астында.

“Комсомольская правда”, “Вечерняя Казань” газеталарына Амур хөкүмәтендәге бер түрә губернаторның китүе турында әйтсә дә, Колесовның матбугат сәркәтибе бу көннәрдә губернатор эшлекле сәфәрдә дип берлдергән. Төбәк җитәкчесе вазыйфаларын әлегә Виктор Марценко башкара.
XS
SM
MD
LG