Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда җир сәгате кабат ачылды


 Җирдәге чәчәк сәгате. Элек сәгать янына көне, ае да язылып куела иде. Хәзер бары тик саннары гына бар.
Җирдәге чәчәк сәгате. Элек сәгать янына көне, ае да язылып куела иде. Хәзер бары тик саннары гына бар.

Казан үзәгендәге истәлекле әйбер - җирдәге чәчәк сәгате кабат ачылды. Тик элеккеге кебек анда көне дә, ае да язылып куелмый.

Казан үзәгендәге Пушкин урамында, Ленин бакчасы тукталышында кыек газонда чәчәкле җир сәгате кабат ачылды. Тик аны элеккеге кебек "Горводзеленхоз" атлы рәсми ширкәт кормаган. Сәгатьне урнаштыручы ханымнар үзләрен, “Семург” финанс-сәнәгатъ ширкәтеннән ялланучылар, дип таныштырды.

Совет чоры ахырында бу сәгать эшләп килде һәм бер истәлекле урын иде. Аннары шәһәр уртасында иске йортлар сүтелә башлагач, ул юкка чыкты. Аны янындагы дивар-койма исә әле шактый ел реклама элү урыны булып торды. Соңгы елларда бу урында Салих Сәйдәшев һәм башка татар зыялысы яшәгән йортны сүтеп “Семург” биналар сала башлады.

Шул ук вакытта сәгать торган җире исән калды, анысына кагылмадылар. Шул тау сыман җирнең артын эшеттереп бер бинага подвал да салынды. Сәгать җиренең ике ягыннан гаражга керү юллары да салынды. Инде менә сәгать үзе дә торгызылды. Ул җиргә салынган механизман һәм ак телләрдән тора. Тел төбе сары вак-йомры таш белән түшәлгән. Ташлар лак белән ялтыратылган. Саннары урынында хәтфә чирәмнән түшәлгән "циферблат"ка сары һәм кишер сары төстәге бәрхет гөлләр утыртылган. Элек исә әле тагын сәгать янына көне, ае да язылып куела иде. Хәзер бары тик саннары гына бар.

XS
SM
MD
LG