Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Европа илләре тормышы


Мәгълүм булганча, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты күптән түгел зур татар авыллары җитәкчеләрен җыелышка чакырып алды. Омски өлкәсеннән анда Большеречье районы Үләнкүл авылы идарәсе башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина булды. Татарстан, Башкортстан һәм Русиянең башка төбәкләреннән татар авыллары вәкилләренең Казанга чакырылуының төп максаты Бөтенрусия татар авыллары берләшмәсен булдыру иде. Нәтиҗәдә берләшмә төзелгән һәм аның шурасы булдырылган. Омски өлкәсе вәкиле буларак Ләйлә Мөхәммәтшина шура әгъзасы булып сайланган.
-15 кешене по России сайландылар, Казанга бәлки ешрак йөрергә тиеш булырбыз. Башта безне зур татар авыллары дигәннәр иде, 1200-дән артык кеше, соңыннан инде алай гына булмасын, зур авыллар болай да игътибарда, ә кечкенә авыллар бетмәсен, кечкенә авылларга игътибар булсын дип уставны үзгәртергә карар иттеләр,- диде Ләйлә Мөхәммәтшина.
Ләйлә ханым сүзләренчә, мондый очрашу күптән кирәк булган.
- Күп нәрсәләр күрдек, күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин, әмма проблемалар төрле, күпме генә карап йөреп, нинди генә үрнәк алсаң да, үз авылыңда аны гамәлгә кертү югарыда торган җитәкчеләрнең ярдәменнән башка мөмкин түгел. Татарстанда Шәймиевтан башланган, район башлыклары эшли, централизиванно бара ул эш,-ди Ләйлә ханым.
-Ләйлә ханым, мөмкин булганча, авыл халкының кулыннан килердәй эшләр бардыр бит?
-Сабантуйлар эшлибез, йолаларыбызны, гореф-гадәтләрне сакларга тырышабыз, татар әдәбиятен, татар телен укытабыз, әмма олы кешеләр калып бара авылларда, яшьләр бик аз, аларны кая тартасың.
-Халыкны эш белән тәэмин итү юллары юкмы, сөт эшкәртү буенча нинди дә булса кечкенә предприятие төзеп булмыймы?
-Уйлыйбыз аны эшләү турында, аларда кечкенә консерв заводлары бар икән, хәләл ит, колбаса пешерү буенча. Уйлар бик күп, ләкин акчалы инвестр килмәенчә без аны үзебез эшли алмаячакбыз, безнең шартларда эшләп булмаячак.
Ләйлә Мөхәмәтшина үзе моннан 19 ел элек Казан Дәүләт педагогия институтын тәмамлаган.
-Татарстандагы үзгәрешләргә, андагы тормышка сокландым, күптән Казанда булганым юк иде, Европа илләре тормышы Татарстанда. Безнең авыллар әле 20 гасырда яши, ә Татарстан чын мәгънәсендә 21 гасырда яши. Яшәсен Татарстан, дип кайттым, шундый шатландым, татарларның шулай яшәүләрен күреп. Матурлык, чисталык, пөхтәлек. Бөтен җирдә газ, утынның нәрсә икәнен белмиләр. Бер чүп күрмисең, бер свалка юк, кая куялардыр ул чүпне, хәтта йорт салалар, анда да чисталык: такта, песок, аерым өемнәр белән генә яталар. Актанышта сорадым, ничек сезнең балалар? Балалар өчен спорт сарае бар икән, бер бала анда тәмәке тартмый, пиво белән күрмәссең, бер тәрипсез бала юк дигән фикер белән кайттым. Гомүмән, анда урамнарда эшсез йөргән кешене күрмәссең, барсы эштә. Шулай сокланып сөйләде Татарстан турында Ләйлә Мөхәммәтшина.
Бөтенрусия татар авыллары берләшмәсенең барлыкка килүе киләчәккә өметләр тудыра, уңай үзгәрешләр булмый калмас дигән фикердәмен, - ди Ләйлә ханым.
XS
SM
MD
LG