Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сабантуйлар дәвам итә


Узган атна азагында Башкортстанда иң күркәм милли бәйрәм сабантуйлар башланып киткән иде.

Бу атна азагында да, шаулап-гөрләп, егермедән артык районда үтәчәк алар. Сабантуйларга республиканың югары җитәкчеләре, БР Дәүләт Җыелышы депутатлары, Хөкүмәт вәкилләре дә бара һәм урынннардагы халыкны котлап, хезмәт алдынгыларына бүләкләр дә тапшырачак.

Сабантуй бәйрәмнәре узган районнарда җирле хакимиятләр дә, һәр елдагыча, бик күп бәйгеләр оештыра, хезмәт алдынгыларын хөрмәтли һәм аларга кыйммәтле бүләкләр, акчалата премияләр тапшыра.
Һәр җирдә, төрледән-төрле бәйгеләр белән бергә, көн озыны җыр-моң яңгырый. Язгы эшләрнең уңышлы тәмамлануы да милли бәйрәмнең ямен арттыра, кәефләрне күтәренке итә. Әмма бәйрәм кәефен соңгы көннәрдә яуган яңгырлар һәм салкын һава гына бераз боза төшер, мөгаен.
Быелгы сабантуйлар Башкортстанның тагын да берничә районында киләсе атнада һәм аннан соң киләчәк атнада да узачак һәм шуның белән быелга вәссәлам булачак.
XS
SM
MD
LG