Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия Русия илчесеннән сорау алды


Русиянең Грузиядәге илчесе бүген Тифлистә тышкы эшләр министрлыгына чакырылды, аннан Мәскәүнең Абхазиягә тимер юлларын төзекләндерергә 400ләп хәрбине җибәрүенә аңлатмалар алынды.

Илче Вячеслав Коваленко хәрбиләрне китерүне хуплады, моны ул "һуманитар ярдәм" дип атады. АКШ Русиянең Абхазиягә коралсыз гаскәр җибәрүенә борчылу белдерде.
XS
SM
MD
LG