Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләр милли мәгариф өчен борчыла


Искәндәр Сираҗи, Наил Нәбиуллин фикердәшләре мәгарифне юкка чыгарачак мәкерле канунга каршы чара ясады.
Искәндәр Сираҗи, Наил Нәбиуллин фикердәшләре мәгарифне юкка чыгарачак мәкерле канунга каршы чара ясады.

Казанда Камал театры каршында милли төбәк компонентын мәгарифтә саклап калу максаты белән чираттагы урам җыены узды.

Чыгыш ясаучы Фәүзия Бәйрәмова: “Безнең җитәкчеләр Брюссельга кадәр барып Универсиада оештыру хокукын алып кайттылар.

Алар Мәскәү каршында милли мәгарифне яклап кала алмыймы?” , - дип сорады.

Ул чыгышын татар мәктәбен саклап калырга кирәк, дип тәмамлады һәм аннары "Яшәсен татар халкы", - дип халыкка шигарь атты. Аны шаулатып яклап алдылар. Шулай ук башка чыгышларны да яклап кабул иттеләр. Берләшеп “Туган тел”, “Мин яратам, сине Татарстан” җырларын да җырладылар.

Oештыручы Искәндәр Сираҗи

Кайсы мәдәниятләр юк ителә?

Искәндәр Сираҗи, Рәфис Җәмдихан, Наил Нәбиуллин һәм аларның фикердәшләреннән торган бу иҗтиһад төркеме мәгарифне юкка чыгаручы федераль канунга каршы шундый икенче чара ясады. Аны оештыручы Искәндәр Сираҗи беренче булып сүз алды һәм Русия сәясәте бүген рус булмаган халыклар мәдәниятләрне юк итә, аларны саклау өчен тырышмый, дип искәртте. Искәндәр моны империячел сәясәтнең дәвамы дип таный.

Начар ишетелде

Чыгыш ясаучылар арасында шагыйрьләр Ләбиб Лерон, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, җырчылар Рөстәм Маликов, Сәүбән Закир, Нәркәс Харрасова да бар иде. Тик митингта микрофон юк иде, шуңа күрә аларга кычкырып сөйләргә туры килде. Тик барыбер начар ишетелде. Аларны ишетер өчен 200 чамасы кеше баскычлардан менеп театр дивары янын сарып алды. Тик микрофонсыз булуның да файдасын татыдылар. Җырчылар академик заллардагы кебек фонограммасыз гына үз тавышларын ишеттерә алды. Искәндәр Сираҗи: "Болар чын җырчы, чын зыялылар да. Андыйлар концертларда да сирәк очрый", - дип искәртте.

Нәркәс Харрасованың микрофонсыз, фонограммасыз җырлавы тамашачыны сокландырды

Татар телле белгечләр куркыта

Казандагы зыялыны милли төбәк компоненты мәсьәләсе борчый. Шулай ук оптимальләштерү яки кыскартылу, дип кайбер татар мәктәпләре дә Татарстанда ябыла, ди алар. Югары уку йортларындагы татар телендә белем бирүче төркемнәр һәм махсус тел өйрәнү факультетларын да күпсенә башлаганнар. Казан дәүләт педагогика университетында белем бирүче укытучылар студентлары саны кыскартыла, дип әйтте. Шундый ук сүзне Татар дәүләт-педагогика университеты укытучылары да әйтте. Шуңа күрә митингта катнашучылар арасында бу уку йортларыннан шактый студент һәм укытучы бар иде.

200 чамасы кеше баскычлардан менеп театр диварына сарылды

Шунысы кызык, Казанда 180 мең студент бар диләр. Аларның бик азы гына үз белгечлеге буенча эшләячәк. Тик моңа карап хәрби заводларга яки банкларга белгеч әзерләүчеләрне кыскарту әллә ни сизелми, диләр. Ә ник татар телен өйрәтүче факультетларны кыскартырга телиләр? Чөнки аларда татарча белгән, халыкны хөрмәт иткән зыялы кешеләр чыга, ә бу Мәскәүне куркыта, ди митингны ясаучылар. Шулай итеп, мәктәбе дә, югары уку йортлары да, китаплары да “бугазларына кылчык” булган.

Урам җыенында татар-төрек мәгарифен яклап та сүз әйттеләр. Аларны ябу яки төрек укытучыларын куу ниятен дә алар татарга каршы алып барылучы даими "милли геноцид" чагылышы дип саный.

Чыгыш ясаучы Фәүзия Бәйрәмова.
XS
SM
MD
LG