Accessibility links

Кайнар хәбәр

Спасс чиркәвен җимерәләр


Уфада Спасс чиркәвен җимерә башладылар. Спасс чиркәве 19-нчы гасыр архитектурасы һәйкәле буларак дәүләт тарафыннан саклана. Ул берничә ел элек төзекләндерелә башлаган иде. Ләкин, көтмәгәндә, аны җимерә башладылар. Төп бина янындагы яңа төзелгән манараны җимерәләр. Төзү эшләрен алып барган Мәдәни һәйкәлләрне саклау һәм алардан файдалану үзәге башы Флорид Сөнәгатов комментарийлар бирми.
Ниһаять, республиканың мәдәният һәм милли сәяәсәт министрлыгы бу уңайдан аңлатма белән чыкты. Анда төзекләндерүнең килешенми башкарылыуы, яңа төзегән янкорма манараның “кызыл сызык”ка — урамга ук чыгуы сәбәпле сүтелүе әйтелгән. Аңа караганда, манара яңадан төзеләчәк, төп бина исә урынында кала.
XS
SM
MD
LG