Accessibility links

“Уфагуб” тирәсендәге хәлләр


“Уфагуб” сәхифәсен оештыруда гаепләнгән“Ышаныч” кооперативы башы Николай Швецов мәхкәмәләшүен дәвам итә. Узган атна Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе аның гаризасы буенча эшне карап, канәгатьләндермәгән иде. Анда Швецов интернет сәхифәне экстремистлыкта гаепләү, офисында һәм фатирында узган тентүләрнең канунсызлыгы уңаеннан мәхкәмәгә биргән иде. У л мәхкәмә утырышы тагы ике атнага кичектерелде.

Инде Николай Швецов кабат мәхкәмгә бирде. Бу юлы ул үзендә тентү оештырган эчке эшләр министрлыгының оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге башы подполковник Руслан Сәйфетдиновны “нигезсез гаеп тагуы өчен” дип, мәхкәмәгә бирде. Ул подполковникның яшәү урыны — башкаланың Орджоникидзе мәхкәмәсендә каралачак.
Тентүләр вакытында компьютерлар кулга алынган иде. Алар арасында бу хәлләрдән бөтенләй читтә булган бер студент та бар. Ул Башкортстанның нефть техник университетының соңгы курс студенты Азат Хисамов. Этносәясәтче Илдар Габдрафыйковның фатирында тентү үткәргәндә студентның компьютерын кулга алган иделәр. Эш шунда, бу фатирда теркәлсә дә, анда Габдрафыйков яшәми. Азат Хисамов якын араларда диплом якларга җыена, ә кулга алынган компьютерда аның диплом эше булган. Ниһаять, тикшерүчеләр студентның хезмәтләрен күчереп биргәннәр.
XS
SM
MD
LG