Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә чемпионат барганда кич тавышланырга рөхсәт ителә


Германия Европа футбол чемпионаты вакытында кичке сәгатьләрдә тавыш чыгару рөхсәт ителәчәк. Кичке 10 соң да урамда куелган кафеларда уеннарны карау тыелмаячак. Шундый ук тәртип 2006 елда Германиядә узган дөнья беренчелеге вакытында кертелгән булган.

Гадәттә Германиядә кичке 10нан иртәнге 6 кадәр урамда тавыш чыгару тыела. Бакчалары булган рестораннар 10 тулганчы кунакларын эчкә күчерә.

Европа футбол чемпионаты июннең 7-29 көннәре Австрия һәм Швейцариядә үтәчәк.
XS
SM
MD
LG