Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам банкы белгечләре Казанда җыелачак


сулдан уңга: Тимур Сөләйманов, Вячеслав Толстов, Радик Амиров, Линар Якупов, Рәфыйкъ Мөхәммәтшин
сулдан уңга: Тимур Сөләйманов, Вячеслав Толстов, Радик Амиров, Линар Якупов, Рәфыйкъ Мөхәммәтшин

Дүшәмбедә Мәскәүдә мөселман журналистлары «Русиядә ислам икътисады системасы һәм банк эшенең үсеш мөмкинлекләре» дигән темага фикер алышты.

Бу түгәрәк өстәлне оештыручыларның белдерүенә караганда, Казанда июнь аенда «Ислам икътисады, банклар эше һәм иминият» дигән темага ике төрле конференция узарга тиеш.

Мәскәүдәге бу очрашуда шул халыкара конференция алдыннан, журналистларга ислам банкы системасы турында аңлату һәм булачак конференция эшенә теләктәшлек белдерү өчен оештырылган. Мәскәүдә узган түгәрәк өстәл утырышында катнашучылар дөньякүләм ислам икътисады үсеше турында сөйләп, ислам кануннарына нигезләнеп төзелгән халыкара ислам банкларының Русиядә эшләп китү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Бу фикер алышуда Татарстаннан Линар Якупов, Русия Ислам университеты ректоры Рәфыйкъ Мөхәммәтшин, Мәскәүдән ислам белгече, галим Леонид Сюкиянин, Мәскәүнең хокук департаментыннан Шамил Узденов, журналистлар һәм хокук белгечләре катнашты.

Линар Якупов үзенең чыгышында шәригатъ кануннарына нигезләнеп эшләүче ислам банкларының үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирде. Ислам банклары башка банклардан аермалы буларак, процентлар түләми. Ләкин ул икътисади берәмлек буларак банк белән эш итүчеләргә табыш китерә, чөнки ислам банклары аша инвестицияләр кертергә һәм иминият эшләрен уңышлы алып барырга була диде, Линар Якупов.

Ислам банклары белән мөселманнар гына эш алып бармый. Эш алып баручыларның яртысыннан күбрәге мөселман түгел, башка дин тотучылар. Англия, Европада бу эшләр җайга салынган. Бу эшне Русиядә дә башларга вакыт, диде Линар Якупов. Ислам банклары эше шәригатъ кануннары нигезендә алып барыла, моның өчен Русия кануннарына да үзгәрешләр кертергә кирәк булачактыр, дигән сорауга Ислам банклары эшендә үзенчәлекләр бар, ләкин Европада ислам банклары белән эшләүчеләр кануннарына бернинди үзгәрешләр кертмәве дә билгеле диделәр түгәрәк өстәлне оештыручылар. Бу хакта ислам белгече Леонид Сюкиянин: «Британия беркайчан кануннарын ислам кануннарына тәңгәл китереп үзгәрмәячәк, бәлки Русия үзгәртер, ә Европа һичшиксез үзгәртмәячәк. Шул ук вакытта бу система, ислам банклары системасы Европада эшли. Русиядә дә аңлату эшләре алып барырга кирәк», диде.

5-6 июньдә Казанда «Ислам икътисады банклар эше һәм иминият» дигән Халыкара инвестиция конференциясе 2007 елның май аенда Ислам үсеш банкы президенты Әхмат Мөхәммәт Али һәм Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев кабул иткән меморандум кысаларында узачак.

Ислам белгече Леонид Сюкиянин Русиядә Ислам банклары ачылуга сагаеп карыйлар. Мәсәлән абруйлы икътисад белгече Татьяна Паромновадан нигә ислам банк системасының Русиядә эшләп китүенә шикләнеп карыйсыз, сәбәп нәрсәдә дип сорагач, ул болай дип җавап бирде. «Акча юудан куркалар, ул акчаларның кирәкмәгән җирдә урын алуыннан шикләнәләр», дип белдергәнен әйтте Паромнова.

Русия Ислам университеты директоры Рәфыйкъ Мөхәммәтшин Русиядә, Татарстанда Ислам банкы системасын эшләтеп җибәрүдә беренче чиратта белгечләр кирәк булачак, без университетта киләсе уку елыннан банк белгечләре әзерләү бүлеген ачарга җыенабыз, диде.

Шулай итеп, Казанда 5-6 һәм 16-17 июньдә ислам банкын үстерүгә багышланган ике халыкара конференция узарга тора. Анда Сөгуд Гәрабстаны, Малайзия, Босния - Герцоговина, кебек илләрдән һәм Русиядән Ислам банкы системасы белгечләре очрашачак. 2 июньдә Мәскәүдә узган түгәрәк өстәл утырышында шул хакта сөйләшүләр булды.
XS
SM
MD
LG