Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан министрлыгы саранчаны кертмиячәк


Бу көннәрдә Сарытау һәм Волгоград өлкәләренең авыл хуҗалыгы саранча явыннан зур зыян күргәндә, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы, саранча Татарстан урнашкан климат зонасына килә алмый, дип белдерде. Хәзер саранча Әфганстаннан Үзәк Азия басуларына килеп җиткән.

Берничә ел элек Русиянең көньяк төбәкләрендә саранча һөҗүме башлангач, бөҗәкләрнең Татарстанга якынлашу куркынычы туган иде, ләкин алар республика җирләренә килеп җитмәде. Моны климатның үзенчәлекләре белән аңлаттылар.

Татарстан урнашкан зонада җәй соң килә, кызу көннәр күп булмый. Бу шартлар исә саранчага уңай түгел, ди белгечләр.

Министрлык алдан саранчага каршы чара күрү кирәкми, дип саный.
XS
SM
MD
LG