Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азык җитештерүне арттыру өчен 20 миллиард доллар кирәк


Римда дөньяда азык-төлек кризисы һәм бәяләр артуына багышланган халыкара конференция бүген дә үз эшен дәвам итте. БМО генераль секретаре Пан Ги Мун матбугат очрашуында, азык җитештерүне арттыру өчен 20 миллиард доллар кирәк, дип белдерде.

Җыенда катнашучыларның сәүдә чикләүләрен йомшарту һәм ярлы илләргә ярдәм итү планы бар. Ислам Үсеш Банкы ярлы илләрнең авыл хуҗалыгына 1.5 миллиард долларлык ярдәм кертәчәк. Дөнья Азык-төлек программасы җитәкчесе Жозетт Ширан, мохтаҗларга 1.2 миллиард долларлык азык таратылачак, дип игълан итте.
XS
SM
MD
LG