Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбедә төрмә җитәкчелеге эштән алынган


Чиләбе өлкәсе Копейск шәһәрендә төрмәдә сакчылар белән булган бәрелешләрдән соң 4 тоткынның үлеменнән соң төрмәнең 11 хезмәткәре эштән алынган. Русиянең генераль прокуратурасы төрмә хезмәткәрләренең эш дәрәҗәсенең түбән булганын һәм яраланган тоткыннарга медицина ярдәменең күрсәтелмәгәнен билгеләде.

Эштән алынганнар арасында төрмә башлыгы да бар. Бу хәлләр Копейскида шимбә көнне булды. Тикшерү дәвам итә.
XS
SM
MD
LG