Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ихлас” мәхәлләсе куәт структурларын гаепли


"Ихлас" мәчетен манарасы - элеккеге мичнең төтен торбасы
"Ихлас" мәчетен манарасы - элеккеге мичнең төтен торбасы

Ташландык "котельняда" эшләүче "Ихлас" мәчете мулласы Рөстәм Сафинга каныгуны туктауны сорап мөселманнар мөрәҗәгать итә.

“Рөстәм хәзрәт имамыбыз да, укытучыбыз да. Ул зыялы, белемле кеше. Аның өенә моннан егерме көн чамасы элек кереп, санактагы документларын, дискларын алып чыгып киткәннәр. Бу вакытта тентү ясалган һәм ул бар кагыйдәләрне дә үтәп эшләнмәгән булып күренә. Шулай ук, без аны нахакка гаеплиләр дип саныйбыз. Шуңа күрә, Рөстәм хәзрәт өчен көрәшне туктатмаячакбыз”, ди мәхәлләдән Әлфия Әбрарова.

Шулай ук, Рөстәм Сафин Казандагы Ислам диненең 1000 еллыгы исемдәге мәдрәсәдә дә белем биргән дип санала. Тик анда, моны расламадылар. Ә “Ихлас” мәхәлләсе исә үз имамыннан ваз кичәргә җыенмый.

"Ихлас" мәчетен мәхәллә кешеләре тирә-яктагы исламофоблар белән көрәшеп, иске җылыту пунктыннан ясады бу мәчетне. Манарасы - элеккеге мичнең төтен торбасы. Бу мәчет янында тупланган өлкәннәр һәм яшьләр үзләрен дус һәм кардәш рухтагы, гаделлек сөючән мәхәллә дип саный.

Җомга көнне дә Рөстәм Сафин “Ихлас” мәчетендә җомга намазын укытты. Ул Казандагы Мәскәү районында урнашкан. Анда якында гына әле Энергетика университеты да бар. Шуның тулай торагында да тентүләр узган булган. Рөстәм хәзрәт һәм аның хатынына тентү ясалган. Аннары әйберләре ун көннән кире кайтарылыр, дип әйткәннәр. Тик кире кайтармаганнар.

“Ихлас” мәчете мөселманнары тараткан белдерүдә “бу мөселманнар куәт органнары тарафыннан иң нык эзәрлекләнүчеләр” диелә. Мәчет игътибарны булып торучы тентүләргә, нахак гаепләүләргә юнәлтә.

Билгеле булганча, моннан егерме көн чамасы элек Мәскәүдәге хокук яклаучылар сәяси тоткыннарны азат итүне сорап президент Медведевка хат юллады. Хатта азат итәргә сораган кешеләр арасында Татарстан егете дә бар иде. Ул мөрәҗәгатьтә сәяси эзәрлекләүгә дучар булганнарны иреккә чыгару сорала.

XS
SM
MD
LG