Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Город”ка татар хуҗа килде


Шамил Садыйковны "Адымнар" житәкчесе буларак хәтерлиләр. Tatar.ru фотосы
Шамил Садыйковны "Адымнар" житәкчесе буларак хәтерлиләр. Tatar.ru фотосы

Рейтинглы “Город” тапшыруына мөдир итеп транспорт министры сүзчесе куелды. Ул тапшыруны үзгәртсә дә, сәясәтен үзгәртмәс, дип фаразлана.

"Эфир" телеканалының яңалыклар хезмәте (“Город” тапшыруы) директоры итеп Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының җәмәгатьчелек, матбугат белән элемтәгә керү секторы мөдире Шамил Садыйков билгеләнгән. Аны коллегалары һәм милли тамашачы исә "Адымнар" тапшыруының "алыштыргысыз житәкчесе" буларак хәтерли. Моны Matbugat.ru форумы да раслый.

Шамил Садыйков "Адымнар"ы

"Адымнар" 1997 елда “Эфир” телеканалында пәйдә булган. Ул “Adьmnar” буларак та билгеле иде.1998 елда аның җитәкчесе булып Шамил Садыйков торган. Тапшыруда Рәмис Латыйпов, Айгөл Гыймранова кебек билгеле журналистлар да эшләп алган. Тапшыру кабаттан “Казан” телеканалында ачылган һәм бүген дә эшли. Аны Шамил Садыйков ачуда башлап йөргән. Тик аннары “Казан” каналы җитәкчелеге алышкач, ул транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына киткән.


Зур үзгәрешләр дә көтелмәсә дә

Тик Шамил Садыйков килү "Эфир" телеканалының яңалыклар хезмәтен үзгәртер дип көтелми. Хәлбуки, үзе килүен Шамил Садыйков та гадәти бер вакыйга дип атады.


Гомумән, телевизиончы коллегалары Шамилне, оста оештыручы, яхшы мәгълүмат кыры белгече, дип бәяли. Бу турыда Бөтенрусия телерадио дәүләт ширкәтенең "Татарстан" филиалында яңалыклар алып баручы Фирдүс Гыймалетдинов сөйли. “Адымнар”да эшләгән, хәзер “ТНВ” хезмәткәре Рәмис Латыйпов та шуны раслады.

Ә Рәмис Латыйпов Шамил Садыйковны башкаларның сәләтен танып, аларны эшләтә, үстерә белүче администратор, ди. “Һәрвакытта яңа, үтемле ысулларны таба, тормышка ашыра белә. Болай да югары рейтинглы “Город”ны ул тагын да кызыклырак ысуллар белән баетачак”, дип саный Латыйпов.

Ә Фирдүс Гыймалетдинов Шамил Садыйков килүе “Город” тапшыруларына кискен үзгәреш китерер, дип көтми. Шул ук вакытта аның килүе бер вакыйга, дип бәяләнә. Ник?


Яхшы аналитик һәм пиарчы, яхшы ир – ата

“Город” тапшыруы Казан халык фикер сөрешенә зур йогынты ясый. Ретингларны күзәтеп барам, тәэсир көчләре зур. “Эфир” каналы - коммерцияле канал. Шамил дә мөхәррият сәясәтен үзгәртер дип уйламыйм. Шуңа күрә милли темаларга ачыктан-ачык йөз белән борылырлар дип көтмим. Милли тема - акча китерә торган әйбер түгел. Гәрчә, Шамил үзе яхшы аналитик һәм пиарчы, матур татар гаиләле, иманлы татар егете булса да”, ди Фирдүс Гыймалетдинов.


“Adьmnar” латинлы һәм"мыскыллы" да булган

Шулай ук кайбер аноним күзәтүчеләр, Шамил Садыйков җитәкләгәндә, "Адымнар"да милли хәрәкәттән "көлү", ирония чалымнарын да сизгән булган. Шул ук вакытта "Адымнар" "тыелган" латин хәрефләре белән чыгып, зыялылар мәхәббәтен дә яуларга өлгергән булган. Ул “Adьmnar” буларак билгеле иде. Тик "аш-ашка, урыны - башка". Ике меңенче еллар башында "Казан" каналында Садыйков ачкан яңа "Адымнар" күпкә мәрхәмәтлерәк, җитди, акыллы, сабыр, диләр. "Шамил Садыйков та ун ел элеккеге түгел инде. Ул вакытта бик яшь иде", диләр.

"Татмедиа"дан тыш магнат

Ә "Эфир" телеширкәте 1991 елда барлыкка килгән. Бүген ул «РЕН-ТВ» белән бергә 24 сәгать эшли. Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Түбән Кама, Чистай, Чаллы кебек шәһәрләрдәге каналлар белән инде 1994 елдан бирле хезмәттәшлек итә. Матбугат, реклама өлкәсендә “Эхо Москвы”, “Динамит" кебек радиоларның җирле хезмәте, “AdS", "Эфир-транзит" реклама фирмалары, “Восточный экспресс” кебек газеталарны, барлыгы унбишкә якын проектны кулда тота. "Эфир" һәм аның “хуҗасы” депутат Андрей Григорьев “Татмедиа”дан тыш Татарстанның икенче медиа-магнаты дип тә санала. Шунысы ды кызык, аның проектлары - рейтинглы, үтемле, төшемле дип бәяләнә. Ә "Эфир" үз тамашачысын 3,5 млн. кеше ди һәм ул “төбәк ширкәтеннән төбәкара булып үсәргә” тели.

Иң югары рейтинглы "Город"

Ә Шамил Садыйков килгән (кайткан) “Город” исә бу телеканалның иң тансык, халыкчан, зур аудиторияле тапшыруы дип санала. Элек "Эфир"дагы яңалыклар хезмәте мавыктыргыч һәм гаммәви "Город", "Перехват" янында аз аудиторияле күренүче "Адымнар", "Республика"ны да тота иде. Аның мөмкин булган тамашачысы 3 миллион дип санала. Фикер санаулардан килгән даими рейтингларны да ышансак, “Город” кадәр күп каралучы Татарстанда башка тапшыру юк.

XS
SM
MD
LG