Accessibility links

Шәймиев колумбиялеләр белән сөйләште


Татарстан президентының икътисадый корылтай кысаларында Колумбия вице-президенты белән очрашуы
Татарстан президентының икътисадый корылтай кысаларында Колумбия вице-президенты белән очрашуы

Колумбия вице-президенты Франсиско Сантос Кальдерон Русиягә 10 көнлек сәфәр ясый. Татарстан президенты аның белән Петербурда очрашты.

Сәясәтчеләр бу сәфәрне, Русиядә яңа президент килгәч сәяси вәзгыятьнең үзгәрә алуы белән бәйли. Ник дигәндә, чөнки моңа кадәр булган президент Владимир Путин Колумбиянең көндәше саналган Венесуэлла башлыгы Уго Чавес белән генә сөйләшүләр алып барган булган. Аның берничә тапкыр Татарстанга килеп, биредә күпләп хәрби боралаклар алып китүе дә билгеле. Шуңа күрә Татартанның да Венесуэлла белән инде икътисады элемтәләр урнаштырылган иде.
Бу көннәрдә Петербурда ХI халыкара икътисад корылтаенда Миңтимер Шәймиев Татарстан белән Колумбия арасында элемтә урнаштыру максатыннан Франсиско Сантос Кальдерон белән очрашты. Матбугатта язылганча биредә нефть эшкәртү, энергетика, машина төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлек турында сүз барган.
Баштарак Колумбия вице-президенты сәфәр программасы буенча Казанга да килергә тиеш булган. Әмма билгеле бер сәбәпләр аркасында, ул Татарстан башкаласына килмәде. Президент Шәймиев үз чыгышында бу уңайдан үкенечен белдерде һәм аларны тагын да Татарстанга чакырды. Аныңча, Колумбия бүгенге көндә зур үсеш кичерә. Һәм Татарстанга ул икътисадый яктан кызыклы ил. Колумбия кунакларына Татарстан турында сөйләгәндә алар иң элек республикадагы нефть эшкәртү җиһазларына, хәрби боралаклар һәм “Камаз” машиналарына игътибар иткәннәр.
Колумбия вице-президентының Русиягә килүе күбрәк ике илнең хәрби өлкәдәге элемтәләре белән бәйле. Петербурдагы икътисад корылтаенда Кальдерон Русиягә килүенең максатын - Русия белән Латин Америкасы арасындагы корал сату элемтәләренә үзгәрешләр кертүне сорау, дип белдергән. Билгеле булганча, Венесуэлла белән Колумбия башлыклары арасында электән үк көрәш бара. Колумбия башлыгы Альваро Урибе еш кына Уго Чавесны Колумбиядәге бер төркем баш күтәрүчеләрне корал белән тәэмин итүдә гаепли. Аның фикеренчә, бу төркем күбесенчә, Русиядән сатып алынган кораллар белән эш итә.
Хәзер исә колумбиялеләр дә Русиядән хәрби боралаклар, очкычлар, караңгы вакытта күрү җиһазлары сатып алырга әзер.
Хәрби өлкәдән тыш Колумбия вәкиле “Газпром”, “Роснефть”, “Лукойл” кебек танылган нефть ширкәтләре башлыклары белән дә очрашкан.
Бүгенге көндә Колумбиядә елына 78 миллион тонна нефть табыла. Моннан тыш бу илдә, шулай ук газ, күмер, тимер, алтын байлыклары күп. Әлегә Русия белән Колумбия арасында еллык товар әйләнеше 225 миллион доллар дип бәяләнә. Якын арада ике ил башлыгы да бу күрсәткечне арттырырга уйлый. Бу икътисадый элемтәләрдә Татарстан да үз өлешен кертеп калырга тырыша.
XS
SM
MD
LG