Accessibility links

Кайнар хәбәр

Григорий Рапота Башкортстан белән танышты


Башкортстанда Идел буе федераль округы җитәкчесе Григорий Рапота булып китте.

Бу күптән түгел әлеге вазифага билгеләнгән Григорий Рапотаның Башкортстан белән танышу сәфәре булды. Ул республикадагы иң зур корылма “Уфа Моторлар төзү” берләшмәсендә һәм археология, этнография музеенда булды. Григорий Рапота сәфәреннән бик канәгать калуын белдерде. Аның сүзләренә караганда, Башкортстанның Русия сәясәтендә һәм икътисадында урыны зур.

Рәсми булмаган чыганаклар бу сәфәргә башка эчтәлек бирә. Аңа караганда, Русия төбәкләрендә президент вазифалары бетереләчәк. Республика президентлары җирле парламентларны җитәкләячәк. Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов республика парламентын җитәкләгәч, бүген бу урында утырган Константин Толкачев хөкүмәт рәисе урынбасары булып күчәчәк. Әлеге чыганаклар округ башлыгының сәфәрен шул билгеләүләр алдыннан махсус әзерлек өчен дип аңлата.
XS
SM
MD
LG